Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Халкым минем

Музейлар көне уңаеннан Урмышлы мәктәбендә үткәрелгән "Халкым минем" дип аталган фәнни-гамәли конференция тарихи-мәдәни мирас елына багышланды. Кичәдә Казаннан мәртәбәле кунаклар - галим Әнвәр Хәйри, Филүсә Арсланова, Лениногорск һәм Әлмәт районы мәктәбе татар теле укытучылары, "Чишмә" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин һәм авыл халкы катнашты. Кичә Изге Коръән елына багышланган сәхифәдән...

Музейлар көне уңаеннан Урмышлы мәктәбендә үткәрелгән "Халкым минем" дип аталган фәнни-гамәли конференция тарихи-мәдәни мирас елына багышланды.

Кичәдә Казаннан мәртәбәле кунаклар - галим Әнвәр Хәйри, Филүсә Арсланова, Лениногорск һәм Әлмәт районы мәктәбе татар теле укытучылары, "Чишмә" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин һәм авыл халкы катнашты.
Кичә Изге Коръән елына багышланган сәхифәдән башланып китте. Мәктәп укучылары Илназ Бәширов, Илфат Фәсхетдинов, Динара Хәлимова, Регина Вәлиева Коръән аятьләрен укыды. Тарих укытучысы Резидә Сәхабетдинова Коръән китабының тарихы белән таныштырды. Изге Коръән, аның халкыбыз тарихында тоткан урыны турында кунакларыбыз - Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге бүләкләр иясе галим Әнвәр Хәйри, "Чишмә" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин, авыл мәчете имамы Шәһит Сәйфуллин тыңлаучыларны яңа мәгълүматлар белән баетты, яшь буынны иманлы булып үсәргә, Коръән кушканча яшәргә өндәде.
Тарих елы кысаларында республикада "Батырша елы" да игълан ителгән иде. Халкыбызның милли герое - Батырша исеме укучыларга таныш. Үз вакытында китап авторы якташ язучыбыз Җәмит Рәхимов "Батырша" исемле яңа басылып чыккан романын мәктәп коллективына бүләк итеп, болай дигән иде: "Батырша рухы ташламасын сезне!"
- Бүгенге мәктәптә Батырша рухын яшәтүне ничек аңлыйсыз? - дигән сорауга мәктәп укучылары:
- Ул - белемгә омтылыш, остазларны хөрмәтләү һәм хөрмәтле остаз булу, мәктәпләр салдыру һәм үз милләтеңне яшәтү, - дип җавап бирделәр.
Күренекле мәгърифәтче Риза Фәхреддиннең мирасы халык педагогикасында тәрбиянең милли кодексы булып тора. "Бу мирасны өйрәнү моннан ун еллар элек мәктәптә "Ак калфак" кызлар оешмасын булдырырга ярдәм итте,"-диде башлангыч сыйныф укытучысы Резидә Хәсәншина. Резидә Һади кызы тәрбия эшендә мәшһүр галим мирасын уңышлы һәм актив кулланучы әйдәп баручы укытучы. Мәктәпнең бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән таныштыргач, ул сүзне Риза Фәхреддин мирасын халыкка кайтаручыларның берсе - галим Әнвәр Хәйригә бирде. Аның чыгышын тыңлаучылар мәшһүр мәгърифәтченең тормыш юлы, эшчәнлеге, мирасы турында яңа мәгълүматлар белделәр, халкыбыз мирасының зур бер юнәлеше белән таныштылар, милләтнең укымышлы шәхесләре өчен горурлык хисләре кичерделәр. IV сыйныф укучылары "Тәрбияле бала" китабы буенча чыгыш ясады.
Татар халкының төрле төбәкләренә сибелгән вәкилләре, аларның эшчәнлеге турында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова сөйләде.
- Кайда яшәсә дә үз йөзен, милли холкын югалтмый халкыбыз, - диде ул үз чыгышында.
Читтә яшәүче татарлар тормышын чагылдырган китабы белән таныштырды.
Бу көнне кичәдә катнашкан барлык кунаклар мәктәп китапханәсенә күпсанлы китаплар бүләк иттеләр.
Кичәдә Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Р.Фәхреддин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова, Әлмәт шәһәренең 9нчы мәктәбеннән директор урынбасары Гөлия Җамалиева үз чыгышларында халкыбызның рухи-мәдәни мирасын барлаган, яшәткән галимнәргә, бу мирасны яшь буынны тәрбияләүдә даими кулланышка керткән мәктәп укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Керкәле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөгъдә Ямалтдинова, шәһәребезнең 2 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Хәсәнова барлык укытучылар исеменнән районыбыздагы билгеле шәхескә - ветеран-укытучы Галия апа Рәхимовага мәктәп укучылары арасында алып барган тәрбия эшләре өчен рәхмәт җиткерде. Аларның фикерен куәтләп, галим Әнвәр Хәйри Галия апаның күпьеллык җәмәгать эшчәнлеген зурлап бәяләп, районда мәгърифәтче Галия Рәхимова исемендәге премия булдыру кирәклеген әйтте. "Бу премия район мәктәпләрендәге тырыш, белемле, иманлы яшьләребезгә бирелергә тиеш," - дип ассызыклады ул.
Музейлар көненә туры китереп үткәрелгән бу кичәдә яңа бүлек ачылды. Ул "Халкым минем" дигән исем алды. Урмышлы авылында туып-үскән, шунда яшәгән кешеләр турында язмалар тупланды. Укучылар әби-бабалары, туганнары турында истәлекләр барлады. Язма геройлары үзләре дә чакырылган иде кичәгә. Сугыш еллары авырлыкларын күргән Гөлҗиһан Фәттахова, Маһирә Вәлиева, Фәүзия Хәсәншина, ветеран укытучы Сәгадәт Исламова, олы яшьтә булса да өздереп тальянда уйнаучы Габдулла абый Гафуров, авылның ветераннар советы җитәкчесе Шәһит Сәйфуллин, җирле үзидарә башлыгы Артур Хәбибуллин һәм башкалар кичәнең кунаклары булды. "Халкым минем" музее алар катнашында ачылды.
Яңа музейда игътибарга лаек язмалар күп. Урмышлы - илгә ике Социалистик Хезмәт Герое биргән авыл. Геройларыбыз Мәсгуть Миңнекәев, Ядкарь Ваһапов турындагы истәлекләр музейда лаеклы урын алды.
Авылдашыбыз Фәнзәт Зиннәтулла улы Хәбибуллин - бүген республикада билгеле крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Аның Президент кулыннан алган Рәхмәт хатлары, дипломнар, ил башлыклары белән төшкән фотолары музейга тапшырылды.
Кичә укучыларның чыгышы белән тәмамланды. Укучылар тамашачыларга Сабантуй күренеше күрсәттеләр. Сабантуй колгасы тоткан милли киемдәге егет-кызлар кичәнең бизәге булды. Фәнил Хисамов, Ришат Бурнашев, Раил Хафизов, Гүзәл Машина, Искәндәр Хәбибуллин, Нәргизә Хисамовага кушылып кунаклар да, өлкәннәр дә биеделәр. Укучылар кунакларны авыл Сабан туена чакырып калды.
Әнә шулай мәктәп коллективы кичә барышында тарихи-мәдәни мирасыбызның якты сәхифәләрен барлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей