Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Шагыйрә Шөгергә килде

Бу көнне Шөгер мәктәбе коллективы гына түгел, район һәм шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район мәктәпләренең шигърият сөюче, каләм тибрәтүче укучылары да дулкынланып көтеп алды. Ул, чын мәгънәсендә, шигырь бәйрәменә әверелде. Шөгер мәктәбенә укучылар һәм укытучылар белән очрашуга халкыбызның яраткан шагыйрәсе Клара Булатова килде. Очрашуны тирән эчтәлекле, мәгънәле...

Бу көнне Шөгер мәктәбе коллективы гына түгел, район һәм шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район мәктәпләренең шигърият сөюче, каләм тибрәтүче укучылары да дулкынланып көтеп алды. Ул, чын мәгънәсендә, шигырь бәйрәменә әверелде.


Шөгер мәктәбенә укучылар һәм укытучылар белән очрашуга халкыбызның яраткан шагыйрәсе Клара Булатова килде. Очрашуны тирән эчтәлекле, мәгънәле итеп оештыруда мәктәп коллективы, бигрәк тә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Әлфия Хасмөхәммәтова һәм шунда эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары зур тырышлык күрсәткәннәр.
Шагыйрә белән очрашу тантанасын Әлфия Сәгыйтовна ачып җибәрде. Шагыйрәгә багышлап укучылар эшләгән компьютер презентациясе очрашуның эчтәлеген тагын да тирәнәйтеп, җанландырып җибәрде.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров кичәне шигырьләр, җырлар белән үреп алып барды.
Мәктәп укучылары Клара Булатованың шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүдә үз осталыкларын күрсәтте, шагыйрә сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Укучылар арасында каләм тибрәтүчеләрнең булуы, аларның үзләре иҗат иткән шигырьләрен укуы очрашуны тагын да ямьләндереп җибәрде. Клара Булатова Урдалы мәктәбе укучысы Илнар Зәйниев иҗат иткән шигырьне аеруча ошатуын әйтте.
Әлбәттә, кичәнең яме, төп бизәге шагыйрә Клара Булатованың чыгышы булды. Ул укучыларга үзенең әсәрләрен укыды, тормышында булган гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде. Кичә ахырында укучылар Клара Булатовага үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Шагыйрә бу сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмады. Очрашуга килгән һәркем күңеленә рухи азык алып, тирән канәгатьләнү хисләре белән кайтып китте. Бу очрашу мәктәп укучыларын әдәбияткә тарту юнәлешендә әһәмиятле чара булып хәтергә сеңеп калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрђ