Лениногорскидан чираттагы гуманитар ярдәм китте
СВО

Лениногорскидан чираттагы гуманитар ярдәм китте

Лениногорскидан махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга “Чик буе сакчылары” берлеге пограничниклары гуманитар ярдәм җибәрде.

МХО зонасында булган егетләребезгә лениногорскилылар һәрдаим ярдәм итәргә тырыша: маскировка челтәрләре әзерлиләр, ризыклар, кирәк-яраклар, шәхси гигиена әйберләре алып килә. 

Кирәк-яраклар арасында хәрбиләргә болгарка, шуруповертлар, инструментлар, бензин пычкысы, эретеп-ябыштыру өчен аппаратлар, генераторлар бар.  

Хәзер көз ае булгач, көннәр дә, төннәр дә салкын, җылы кием, җылы резин итекләр дә гуманитар йөккә куелган иде. Бу юлы йөк төялгән машинада 2 спорт мотоциклы да куйганнар. Алар шәһәребездә эшләп килүче җмгыятьләр ярдәмендә алынган. 2 тонна гуманитар йөк төялгән Газель машинасы китте.

Гуманитар йөкне лениногорскилылар МХО зонасында булган якташларыбызга илтеп, исән-имин кайтуларын теләп калабыз.


Нет комментариев