Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Игътибар – иң зур бүләк

Өлкәннәр декадасы аралыгында аларга игътибар аеруча зур була. Оешма-предприятие үз ветераннарының хәлен белешә, чәйгә чакыра, бүләкләр өләшеп күңелен күрә. Әлеге бәйрәм "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсендә дә зурлап билгеләп үтелә. Биредә бер генә бәйрәм дә идарә аксакалларыннан башка узмый. Ел да, традиция буенча, өлкәннәр көнендә шунда эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар чәй...

Өлкәннәр декадасы аралыгында аларга игътибар аеруча зур була. Оешма-предприятие үз ветераннарының хәлен белешә, чәйгә чакыра, бүләкләр өләшеп күңелен күрә. Әлеге бәйрәм "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсендә дә зурлап билгеләп үтелә.


Биредә бер генә бәйрәм дә идарә аксакалларыннан башка узмый. Ел да, традиция буенча, өлкәннәр көнендә шунда эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар чәй табынына җыела. Быел да 1 октябрь көнне өлкәннәр, иң матур киемнәрен киеп, идарәгә җыелып, берсеннән-берсе матур котлау сүзләренә һәм газчылар тарафыннан әзерләнгән концертка лаек булды. «Газпром трансгаз Казань»җәмгыяте генераль директоры Р.Кантюков боерыгы нигезендә, һәр пенсионерга - өлкән буынга акчалата премия бирелде.
Бәйрәмгә килә алмаганнарына да тиешенчә хөрмәт күрсәтелә идарәдә. Мисал өчен, сугыш ветераны Андрей Константинович Курушкинның инде ничә ел бәйрәмгә килгәне юк. Аны газчылар беркайчан онытмый. Ул идарәнең авария-диспетчерлык хезмәтендә 17 ел армый-талмый эшләгән хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе. Бөек Ватан сугышында катнашып, дистәгә якын орден-медальләр белән бүләкләнгән ветеран. Шуңа да җитәкчелек аны һәрвакыт олылап, хәлен белешеп, өй тирәсендә кирәкле ярдәмне күрсәтеп тора. Быел, мисал өчен, ветеранга зур бүләк ясадылар: иске койманы сүтеп, йортны матур, яңа профнастил койма белән тотып куйдылар.
Александр Константинович шулай олылап, һәрвакыт хөрмәтләп торулары өчен идарә җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен кызганмый. Олы кешегә күп кирәкми шул. Игътибар - үзе иң зур бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ