Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Халык участковые

Сентябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгының "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы старт алды. Ул халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын арттыруга, участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында җәмәгать фикерен формалаштыруга юнәлдерелгән. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган кеше җиңүче булачак. Теләгән кешенең барлык таләпләргә җавап бирүче хезмәткәрне сайларга хокукы бар. Конкурс өч...

Сентябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгының "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы старт алды.


Ул халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын арттыруга, участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында җәмәгать фикерен формалаштыруга юнәлдерелгән. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган кеше җиңүче булачак. Теләгән кешенең барлык таләпләргә җавап бирүче хезмәткәрне сайларга хокукы бар.
Конкурс өч этапта узачак. Беренче этап региональ дәрәҗәдә үтә.
"Халык участковые" исеменә дәгъва итүче, конкурсның беренче этабында катнашучы һәр хезмәткәр турында тулырак мәгълүматны Лениногорск муниципаль районының рәсми сайтының "Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге" бүлекчәсендә табарга була. ТР Эчке эшләр министрлыгының
http://mvd.tatarstan.ru рәсми интернет-сайтында ачык сайлау юлы белән бер хезмәткәрне сайларга мөмкин.
Конкурсның беренче этабында онлайн тавыш бирү 11 - 20 сентябрь аралыгында уза. Соңыннан җиңүче билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс