КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорск суды урлауда гаепләнүче ир кешене хөкем итте
Шушы көннәрдә Лениногорск суды телефон урлауда гаепләнүче 44 яшьлек ир кешегә карата хөкем карары чыгарды. Суд эскәмиясенә утыру -гаепләнүче өчен яңалык түгел, моңа кадәр ул инде җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
-
2 миллионлык телефон сатып алырга җыенган
Эш тикшерү өчен судка тапшырылган.
-
Балаларына алимент түләүдән баш тарткан лениногорскилы хөкем каршына басты
Лениногорск суды балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән баш тарткан ир кешене хөкем итте.
-
Кеше талауда гаепләнүче Лениногорск кызына карата хөкем карары чыгарылды
Законсыз рәвештә чит кеше торагына кергән, салкын корал белән кешегә һөҗүм иткән, буып үтерү белән янап, олы яшьтәге ханымның кыйммәтле әйберләрен талап алган, ике кешенең акчасын урлаган – әлеге җинаятьләрнең бөтенесен Лениногорскида яшәүче хатын-кыз башкарган.
-
Лениногорскида яшәүче исерек хәлдә автомобиль урлап киткән
Октябрьнең соңгы көннәрендә Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары район юлларында патрульлек иткәндә, Тимәш ягыннан килүче шикле машинага игътибар итәләр.
-
«Аллаһтан курыкмый»: экстрасенс Рәфыйк Миңнекаев ватсап аша 60 меңлек сеанс уздыра
Бу хезмәт 55 мең сум тора.
-
Лениногорскида яшәүче ханым икенче тапкыр мошенниклар корбаны булган
Элегрәк финанс пирамидасыннан инде зыян күрергә өлгергән лениногорскилы ханым, шундый ук хәйләле тозакка янә эләккән. Үзенең мошенниклар корбаны булуы турында гариза белән, ул Лениногрск эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
-
Шашлык аркасында низаг чыгып, бер егетне пычак белән кадап үтергәннәр
Сабаның Олы Арташ авылында бер егетне пычак кадап үтергәннәр.
-
Лениногорскилы сыра ярдәмендә үзенә срок өстәгән
Шушы көннәрдә генә Лениногорск шәһәр суды автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән М. га карата хөкем карары чыгарды.
-
Лениногорск шәһәр суды баласына алимент түләмәүчене ирегеннән мәхрүм иткән
Шәһәр суды шушы көннәрдә җинаять-башкарма инспекция башлыгының, төзәлү юлына басырга җыенмаган лениногорскилыга карата күрсәтмәсе буенча хөкем карары чыгарды. Эш материалларыннан күренгәнчә, ир кеше элек суд тарафыннан үз өстенә йөкләнгән бурычларын үтәмәгән.
-
Мәрхүм әтисе исеменә кредит алган
32 яшьлек хатын мәрхүм әтисе ярдәмендә баеп калырга уйлаган.
-
21 миллион сумны кем урлаган?
Русия мәгариф министрының элекке урынбасарын кулга алганнар.
-
Хәрби прокуратурада консультация-хокук пункты эшли башлады
Казан гарнизонының хәрби прокуратурасында хәрби хезмәткә чакыру чорында хокук буенча консультция алырга мөмкин
-
Районда рейд вакытында алкоголь эчемлекләрне законсыз сату очрагы ачыкланган
Лениногорск эчке эшләр бүлегенең экономик куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре һәм Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре рейд барышында документы булмаган алкоголь эчемлеге сатуга тап булганнар. Бу хакта алкоголь инспекциясе хәбәр итә.
-
Лениногорск шәһәр суды браконьерлык белән шөгыльләнүчегә хөкем карары чыгарды
Форель - кыйммәтле балык, кибет киштәләрендә аның 150 граммы да ат бәясе. Нәзәкатьле ризык яратучы Азнакай кешесе әлеге мәсьәләне үзенчә җайлы гына чишәргә уйлаган.