Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида яшәүче ханым икенче тапкыр мошенниклар корбаны булган

Элегрәк финанс пирамидасыннан инде зыян күрергә өлгергән лениногорскилы ханым, шундый ук хәйләле тозакка янә эләккән. Үзенең мошенниклар корбаны булуы турында гариза белән, ул Лениногрск эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

 36 яшьлек ханым  интернет челтәрендә  финанс пирамидаларында акчаларын югалтучыларга ярдәм күрсәтүче хокук белгечләренең  сайтына тап булган.  Кичекмәстән игъланда  күрсәтелгән номер буенча шалтыратып,  тәкъдим ителгән килешүгә кул куйган һәм аны электрон почта аша җибәргән.  Ярдәм кулы сузарга  һәрчак әзер торучы интернет-юристлар озак көттермәгән,  алар хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать итүче исеменә Көньяк Корея банкларының берсендә исәп-хисап счеты ачылган. Консультант сүзләренә караганда, счет өченче зат тарафыннан ачылган һәм әлеге кеше  Лениногорскида яшәүче  ханымны исәп-хисап счетының тагын бер учредителе итеп күрсәткән. Ханыма шулай ук, икенче  бер учредительнең  банкка бурычы булуын, әгәр ханым шул бурычны түләсә, 60 мең  доллар  акча  алырга мөмкин булачагын хәбәр иткәннәр.

Билгесез затлар күрсәтмәсе буенча ханым  берничә генә операция  башкарып,  үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән –ишетмәгән  икенче учредительнең 500 мең сумнан артык бурычын түләгән.  Әмма “юристлар” моның белән генә тынычланып калмаган, салым түләргә кирәк дигән таләп белән шалтыра башлаган.  Үзеннән тагын 600 мең сум  сорый башлагач, зыян күрүче мошенниклар корбаны булуын аңлаган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә. Әлеге очрак буенча  җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев