Лениногорскида яшәүче исерек хәлдә автомобиль урлап киткән
Октябрьнең соңгы көннәрендә Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары район юлларында патрульлек иткәндә, Тимәш ягыннан килүче шикле машинага игътибар итәләр.
Олы юлдан килүче дәүләт номерлары булмаган кара төстәге ВАЗ-2110 автомобилен туктатып, тикшерергә ниятлиләр. Әмма машина белән идарә итүче инспекторларның туктарга кушылган таләпләренә буйсынмый, алай гына да түгел, тизлеген арттырып алга ыргыла, ЮХИДИ хезмәткәрләре аның артыннан эзәрлекләп чыга.
Хокук бозучы үзенең машинасын берничә километр буена шулкадәр көчле тизлектә куа, юл хәрәкәтендә катнашучы башка машиналарның транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы бермә-бер арта. ВАЗ -2110 белән идарә итүче үзенә туктарга боерып артыннан килүче инспекторлар машинасының махсус тавыш сигналларына да, яктырткыч маякчыгына да игътибар итмичә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас рәвештә бозып хәрәкәтләнүен дәвам итә, берничә кат яны белән инспекторлар машинасын бәрдереп ала.
Хокук бозучы Самара өлкәсенә якынлаша башлагач, патруль хезмәткәрләре рация буенча Шенталы районы ЮХИДИ экипажлары белән элемтәгә керә һәм уртак көч белән эзәрлекләнә торган машинаны туктатуга ирешә. Бик күп кешенең гомерен куркыныч астына куеп төнге автоузышлар оештыручы 27 яшьлек ир кеше лаякыл исерек хәлдә була. Машинаны ул Лениногорскидагы Крупская урамының 5 нче йорт ишегалдыннан урлап чыга.
Бүгенге көндә аңа карата җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара.
Автомашиналар бәрелешү нәтиҗәсендә китерелгән матди зыян факты буенча да карар кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев