Лениногорскида балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне була
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне республикада 2013 елдан алып үткәрелә.
Лениногорск муниципаль районында быел балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне 19 ноябрь көнне, көндезге сәгать 10 да, Шашин урамы, 22 нче йорт адресы буенча узачак.( Икенче катта урнашкан мәгариф идарәсе җитәкчесе бүлмәсендә)
Әлеге чарада мәгариф идарәсе, социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлекләре, эчке эшләр министрлыгы, суд приставлары хезмәте, җәзаларны үтәү хезмәте, адвокат һәм нотариус вәкилләре катнашуы планлаштырылган.
Язылу өчен телефон: 8(85595) 5-04-13.
Үзегез белән һичшиксез, шәхси саклану чаралары (битлекләр) булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев