Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Шашлык аркасында низаг чыгып, бер егетне пычак белән кадап үтергәннәр

Сабаның Олы Арташ авылында бер егетне пычак кадап үтергәннәр.

 

4 ноябрь көнне ике ир-ат башта утын ярган, аннары шашлык кыздырып, спиртлы эчемлекләр белән бәйрәм итәргә уйлаган. Итне җебетергә куйганнар, ул арада берсе эш буенча чыгып киткән, кайтса, әле шашлык кыздырылмаганын күргән. Шуның аркасында тавыш чыккан. Ачуыннан йорт хуҗасы иптәшенә пычак белән кадап, үзе йокларга кереп киткән. Алган җәрәхәтләреннән егет шунда ук үлгән.

Үлгән егетнең әти-әнисе уллары озак кайтмаганга борчыла башлый. Туганнары барып, егетнең үле гәүдәсенә тап була.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Кулга алынган ир-ат гаебен таныган, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев