Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчеләре ярышта катнашып, жиңүләр яулады

Яңа ел алды көннәрендә шәһәребезнең “Юбилейный” бассейны яшь йөзүчеләре тагын бер зур ярышларда булдылар.

Татарстанның көньяк – көнчыгышы командалары Бөгелмәдә җыелды. Бу бәйгедә Лениногорск командасы бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, безнең Елизавета Шуманева ярышларның чемпионы булды.

Бөгелмәнең “Факел” бассейнында узган ярышларда “Юбилейный» бассейнында тәрбияләнүче 12 бала катнашты.

Барлык спортчыларга да 400 метр араны ирекле стиль белән йөзеп үтәргә кирәк иде. Лениногорск командасының ел азагы ярышларына зур әзерлек белән килүе күзгә бәрелеп торды. Безнең йөзүчеләрдә алтын да, көмеш һәм бронза да бар. Үз яшь категорияләрендә өченче урыннарны Иван Терентьев, Анастасия Артемьева, Әскәр Саримов һәм Азат Юнысов яулады. Икенче урыннарга Илнар Галиев, Артур Петров һәм Эльвира Харасова чыкты.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев