Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида “Лениногорск очкыннары” ярышлары үтте

Бу көннәрдә шәһәребездә Бөтенроссия чаңгы ярышлары булып узды. “Лениногорск очкыннары” бәйгесе бездә инде матур спорт традициясенә әйләнеп бара.

Быелгы ярышларда, үзебезнең Андрей Звягинцев исемендәге трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән тыш, илнең төрле төбәкләреннән килгән 60 яшь чаңгычы катнашты. 

Бәйгедә 12-14 яшьлек үсмер малайлар һәм кызлар көч сынашты.  Ярышларның географиясе дә киң булды,  Казан, Әлмәт, Түбән Новгород,  Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләренең чаңгы спорты вәкилләре үз төбәкләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Әмма Лениногорск чаңгычылары да аларга лаеклы көндәшләр булдылар. 

Бөтенроссия ярышлары 7-8 нче гыйнвар көннәрендә узды.Беренче көнне командалар “Лениногорск очкыннары” бәйгесенә җыелып, үзара танышып, программа белән танышты һәм шул ук көнне 2 километрдан алып-5 километрга кадәр арага узышлар үтте.

Дистанция спортчыларның яшенә карап билгеләнгән иде. Икенче көнне НS 20-49, НS 50-84 трамплиннарыннан сикерү ярышлары узды. Ярышларның гомуми нәтиҗәсе буенча, 2008-2010 нчы елда туган спортчылар арасында безнең Яков Малышев көмеш медаль яулап алуга иреште.

Ярышлар парадын  тантаналы төстә, республиканың чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярышлар федерациясе  президенты Әнәс  Вәлиев япты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X