Пермь краенда 31 декабрьдән алып 12 гыйнварга кадәр "Рождественское турне - 2015" дип исемләнгән трамплиннан чаңгыда сикерү буенча бөтенроссия ярышлары үтте.
Ул 4 этапта барды. Анда төрле шәһәрләрдән, мәсәлән: Мәскәү, Петербург, Түбән Новгород, Сочи һәм безнең шәһәрдән килгән 2001-2003 елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар катнашты.
"Рождественское турне - 2015"нең ачылуы...
Пермь краенда 31 декабрьдән алып 12 гыйнварга кадәр "Рождественское турне - 2015" дип исемләнгән трамплиннан чаңгыда сикерү буенча бөтенроссия ярышлары үтте.
Ул 4 этапта барды. Анда төрле шәһәрләрдән, мәсәлән: Мәскәү, Петербург, Түбән Новгород, Сочи һәм безнең шәһәрдән килгән 2001-2003 елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар катнашты.
"Рождественское турне - 2015"нең ачылуы 6 гыйнвар көнне Пермь шәһәрендә булды. Ярышларда катнашучылар, шулай ук Лысьва, Чайковский шәһәрләрендә булдылар.
"2003 елгы һәм аннан да яшьрәк" номинациясендә I урынны Данил Садреев алды. 2001-2002 елгы яшүсмер егетләр арасыннан алтын призга Марс Садреев лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!