Лениногорскилылар катнаш эстафетада сынатмады
СПОРТ

Лениногорскилылар катнаш эстафетада сынатмады

Түбән Тагилда чаңгыда ике төр ярыш буенча Россия беренчелеге узды.

 Катнаш эстафета булганга һәр команда башта К-90 трамплиныннан сикерде, ә аннары чаңгы ярышының дүрт этабын үттеләр.

Сикерү дисциплинасында җиде команда катнашты. Аларны өч регион дип билгеләгәннәр: Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург һәм Пермь крае.

Татарстан Республикасы командасы бронза медале яулаган. Аның составында Лениногорск шәһәренең Олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Максим Жаков та булган.

Рамия Гарифуллина тәрҗемәсе


Нет комментариев