Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар йөзү буенча көч сынашты (ФОТОЛАР)

“Юбилейный” бассейнында предприятие-оешма һәм уку йортлары арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ул шәһәр Спартакиадасы кысаларында үтте. 

Предприятиеләрдән – ун, уку йортларыннан өч команда катнашты. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында биш яшь төркемендә узды. Шәхси стартта ирекле рәвештә 50 метрга, катнаш эстафетага һәм гомумкоманда зачетына да йөзүләр оештырылды.
Катнаш эстафетада иң яхшы нәтиҗәне “Лениногорскнефть” идарәсе командасы күрсәтте. Әлеге команда гомумкоманда зачетында да төп призны алучылар булды. Икенче урында Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе, өченче урынны Үзәк район хастаханәсе командасы алды.  Бу команда да шулай ук гомумзачетта өченче урынга лаек булды.
“Лениногорскгаз” идарәсе гомумзачетта икенче урынны алды. Шәхси зачетта уку йортлары арасында җиңүчеләр: Энҗе Саримова (музыка-рәсем педагогия колледжы) һәм Андрей Козлов (политехник колледж). Предприяте-оешмалар арасында иң яхшы нәтиҗәне күрсәтүчеләр: Екатерина Рәхимова (“Лениногорскнефть”), Людмила Соколова  (горгаз), Вероника Осипова   (РРНУ), Ольга Пархоменко   (НГДУ “ЛН”), Олег Гыймаев (НГДУ “ЛН”), Ильмир Садриев (Водоканал), Алексей Дьячков  (ЛУТР),  Радик Могыйнов   (НГДУ “ЛН”).
Җиңүчеләр һәм призерлар медаль, диплом һәм кубок белән бүләкләнде.


Марат Әхмәтҗанов, ярышларның баш судьясы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев