2027 елда Татарстан халкын 120 ял һәм бәйрәм көне көтә
ЯҢАЛЫКЛАР

2027 елда Татарстан халкын 120 ял һәм бәйрәм көне көтә

Яңа ел яллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

2027 елда Татарстанда 245 - эш көне, 120 ял һәм бәйрәм көне булачак. Бу 2026 ел белән чагыштырганда бер көнгә азрак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Бәйрәм көннәре исемлегенә түбәндәгеләр кергән:

  •     1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;
  •     7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;
  •      Ватанны саклаучылар көне;
  •      Халыкара хатын-кызлар көне;
  •      Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
  •     Җиңү көне;
  •     12 июнь – Россия көне;
  •     30 август – Татарстан Республикасы көне;
  •     4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;
  •      Татарстан Республикасы Конституциясе көне;
  •     Ураза гаете;
  •     Корбан гаете.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган рәсми дини бәйрәмнәр календаре нигезендә, Ураза гаете һәм Корбан гаете 9 мартта һәм 16 майда билгеләп үтеләчәк.

Ураза гаете эш көненә – сишәмбегә туры килә,

шунлыктан ул ял көне булачак. Корбан гаетен бәйрәм итүнең башы якшәмбегә туры килә. Республика законнары буенча, ял һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә өстәмә ял көне бирелми.

Шулай ук РФ Хөкүмәте карары белән ял көннәре күчерелә: шимбә, 2 гыйнвар – җомгага, 5 ноябрьгә; якшәмбе, 3 гыйнвар – җомгага, 31 декабрьгә; шимбә, 20 февраль – дүшәмбегә, 22 февральгә.

Яңа ел яллары 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Шимбә, 20 февраль — бер сәгатькә кыскартылган эш көне булачак. Алга таба россиялеләрне өч ял көне (21-23 февраль) көтә.

Март аенда Татарстан халкы рәттән дүрт көн ял итәчәк:

6 һәм 7 март – шимбә һәм якшәмбе, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, 9 март – Ураза гаете.

Май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга һәм 8 майдан 10 майга кадәр дәвам итә. 30 апрель, җомга — бер сәгатькә кыскартылган эш көне булачак. Россия көне, 12 июнь, шимбәгә туры килә, шуңа күрә ял көне 14 июньгә күчерелә. 11 июнь, җомга – кыска эш көне.

Татарстанлылар 30 августта ял итәчәк: 2027 елда Республика көне дүшәмбегә туры килә. Ноябрьдә эш атналарының берсе өч көнлек булачак. Башта Халыклар бердәмлеге көне, 4 ноябрь билгеләп үтелә, аннары ял көне 5 ноябрьгә күчерелә, ә 6 һәм 7 ноябрь – шимбә һәм якшәмбе. 3 ноябрь – кыска эш көне. Татарстан Республикасы Конституциясе көне, 6 ноябрь, шимбәгә туры килә, шуңа күрә өстәмә ял көне бирелми. 31 декабрь дә ял көне булачак.

2026 елда 121 ял көне булган иде. Ураза гаете һәм Корбан гаете эш көннәрендә – 20 мартта һәм 27 майда билгеләп үтелде. ТР Конституциясе көне дә эш көненә туры килде.

 https://tatar-inform.tatar

Фото:  Владимир Васильев

 


Нет комментариев