Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре медальләр белән кайтты

Үткән ялда Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре Бөгелмәдә көрәш турнирында булып кайттылар.

Ел саен традиция буларак кабатлана торган Бөтенроссия “Снежинка” бәйгесе быел утыз беренче тапкыр үткәрелде.

Ярышларда 14 яшькә кадәр булган үсмерләр бил алышты. Россиянең барлык регионнарыннан да диярлек килгән 300 дән артык яшь көрәшче турнир келәмендә көч сынашты. 

Шәһәребез көрәшчеләре өчен илкүләм ярышлар келәме бик теләктәш булды. Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүче Николай Лобанов һәм Камил Вәлиәхмәтов бәйгене алтын медальләр белән төгәлләде.

Тагын ике көрәшче – Александр Кондратьев һәм Радмир Ялалов көмешкә ия булдылар. Шәһәребез грек-рим көрәшчеләренең медальләр җыелмасы бронза медальсез дә калмады. Аларны Павел Антонов һәм Мстислав Телентюк китерде.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев