Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Музыка һәм сәнгать педагогия колледжы командасы шахмат ярышында җиңүче

Лениногорскиның уку йортлары командалары арасында шахмат буенча ярыш үтте.

Ярышлар Лениногорскиның 2 нче спорт мәктәбендә үтте.

Шәһәребездәге музыка һәм сәнгать педагогия, политехник колледжлары, нефть техникумы, КНИТУ-КАИнең Лениногорск филиалы стдентлары командасы катнашты.

 Шәхси зачетта  кызлар арасында беренче урынны педагогия колледжы студенты Эльвина Хафизова, ә егетләр арасында нефть техникумы студенты Булат Әгдиев яулады.

Икенче урыннарга, кызлардан - КНИТУ-КАИ студенты Аделия Касыймова, ә егетләр арасында - политехник колледждан Илһам Сәхбиев чыкты.

Өченче урыннарга политехника колледжында укучы Полина Агеева һәм КНИТУ-КАИ студенты Рамазан Гыйззәтуллин лаек булды. 

Ә гомуми команда уеннарының нәтиҗәләре, педагогия колледжы командасының җиңүче булуында шик калдырмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев