Заман сулышы

Кража тег белән яңалыклар

  • 9 ноябрь 2015 - 08:46
    Лениногорскида пенсионерның 47 мең сум акчасын урлаганнар
    Бу хәл 3 ноябрьдә була. Шәһәрдә яшәүче 1932 елгы пенсионерга үзен коммуналь өлкә хезмәткәре, дип атаган берәү ишек шакый. Пенсионер, әлбәттә, ышанып ишеген ача, сөйләшү-аңлашу барышында тегесе 47 мең сум акчаны кесәсенә "шудыра". Лениногорскилылар, Эчке эшләр бүлеге сезне уяу булырга чакыра.
    747
    0
    0
  • 29 октябрь 2015 - 13:41
    Авыл хуҗалыгында нәрсә урлыйлар?
    Ашлык, ягулык материаллары, җимеш-яшелчә продукциясе, печән... Авыл хуҗалыгы тармагында урланган әйберләр рәтендә нәкъ менә шушы әйберләр. Быел алар буенча 97 җинаять эше кузгатылган. Хәер, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгындагы урлауларның кискен артуы күзәтелми икән. 25 июльдән 1 октябрьгә кадәр Татарстанда "Уңыш-2015" оператив-профилактик операциясе үтте. Ел саен әлеге чара терлек...
    739
    0
    0
  • 18 август 2015 - 10:38
    Үз әнисен талаган
    Полициягә алтын алкалар урлануы турында бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ачыкланганча аларны аның үз малае, 36 яшьлек ир-ат урлаган булып чыга, дип хәбәр итә Татарстан республикасы Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Бу хәл Чистай якларында була. Бер хатын-кызның 36 яшьлек улы спиртлы эчемлек куллана булып чыкты. Әгәр акча юк икән, өйдәге...
    1225
    0
    0
  • 18 август 2015 - 10:17
    Урлаган өчен 5 елга төрмәгә
    Бу хәл Яр Чаллы шәһәрендә була. 32 яшьлек ир-ат 31 яшьлек ир-атның машина тәрәзәсен ватып, салонга үтеп керә, аннан бала өчен кресло һәм антирадарын урлый. Кызганычка каршы, ир-ат аларны 1 мең сумга сатып өлгерә, шул акчага алкоголь эчемлек алган була. 32 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар, ул үз гаебен таный һәм барысын...
    541
    0
    0
  • 13 август 2015 - 05:40
    Лениногорскилы гаражына карак кергән
    "Восход" гаражлар җәмгыяте территориясендә була бу хәл. Билгесез затлар, бер гаражга ачкыч туры китереп кереп авторезин, дисклар, 4 «NOKIAN» автомобиль покрышкалары, «КАМЕВРО» маркалы кышкы покрышкалар урлаганнар. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
    507
    0
    0
  • 1 август 2015 - 14:20
    Җиңел кәсеп белән акча эшләргә уйлаган
    Җиңел кәсеп белән генә акча эшләргә уйлаган машина йөртүчене "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе белән берлектә полиция һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең куркынычсызлык хезмәте тоткарлады. "Лениногорск УТТ" җәмгыятендә шофер булып эшләүче 1989 елгы лениногорскилы КамАЗ машинасы белән металлолом урлаган булып чыкты. Ул металлны "Лениногорскнефть" идарәсенең производство хезмәт күрсәтү участогыннан "Татнефтеснаб" идарәсенең Лениногорск базасына...
    529
    0
    0
  • 30 апрель 2015 - 08:45
    Лениногорскида берәүне талаганнар
    Лениногорск шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз үзен урамда талаулары турында полициягә хәбәр итә. 26 апрель көнне Гагарин урамындагы бер йорт подъездында билгесез ир-ат бер хатын-кызның кәрәзле телефонын, алтын алкаларын талап кача. Берничә сәгатьтән соң ир-атны тоткарлыйлар. Ләкин ул урлаган әйберләрен ломбардка тапшырып өлгергән була. Алкалар хуҗасына кире кайтарыла. Җинаятьче 1983 елгы,...
    519
    0
    0
  • 14 апрель 2015 - 07:53
    "Бозым чыгарырга" ышандырып, алтыннарын урлап качкан
    Чаллыда көндез 18 яшьлек кызга урамнан барганда таныш булмаган ханым тәмәке сорап мөрәҗәгать итә. Сүз иярә сүз чыгып, ул кызда бозым барлыгын, аннан котылырга ярдәм итә алуын җиткерә. Кыз ризалаша. Шуннан алар якындагы бер йортның подъездына керәләр. "Бозым чыгарырга" ышандыручы хатын-кыз берничә манипуляция ясаганнан соң кызга алтын әйберләрен салып бирергә...
    516
    0
    0
  • 27 март 2015 - 10:10
    22 меңнән артык спиртлы эчемлек урлаган
    Лениногорск шәһәренең "Шифа" кибетеннән бер ир-ат 22 мең 269 сумлык спиртлы эчемлек урлаган, дип хәбәр итә Лениногорск шәһәре прокуратурасының матбугат хезмәте. Суд аны гаепле дип танып, 6 айга төзәтү эшләренә билгели. Шулай ук аңа, кибеткә китерелгән матди зыянны да кайтарып бирергә туры киләчәк.
    504
    0
    0
  • 28 февраль 2015 - 06:30
    Лениногорскида алдарлар кимеми
    Шәһәрнең Ленинградская урамында яшәүче бер пенсионерның фатирына ике хатын-кыз кереп, акча урлап чыгалар, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге. Хатын-кызлар үзләрен медицина хезмәткәре итеп таныштыра, янәсе медицина полисын алыштырырга килгәннәр. Алар киткәннән соң фатир хуҗасы йокы бүлмәсендәге шкафтан 27 мең сум акчасы юкка чыгуын белә. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча...
    431
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2015 - 12:39
    Лениногорскида фатир басканнар
    Үткән атнада 20 сәгать 25 минутта дежур частенә фатир басу турында хәбәр килә. Фатир хуҗасы, билгесез булмаган затның аның фатирына "ачкыч яратып" кереп, көнкүреш техникасын урлап чыгуы турында хәбәр итә. Зыян - 16 мең 400 сум. Әлеге факт буенча, ведомтсводан тыш сак хезмәткәрләре тарафыннан беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән...
    475
    0
    0
  • 3 февраль 2014 - 12:08
    Планшет урлаган кызның шәхесе ачыкланган
    30 декабрьдә Вахитов урамындагы, 12 нче йорт адресы буенча урнашкан "Шифа" кибетеннән Самсунг "GALAXY" планшетын урлыйлар. Нәкъ бер айдан балигъ булмаганнар эше буенча бүлек хезмәткәрләре 1997 елгы балигъ булмаган кызның катнашы барлыгын ачыклый. Кыз гаебен таныган, планшетны кире кайтарган.
    458
    0
    0
  • 12 сентябрь 2013 - 06:20
    Хуҗалар телевизор караганда талап чыккан
    Полиция хезмәткәрләре шәһәрдәге бер фатирны баскан каракны тоткарлаган. ТР Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, беркайда да эшләмәүче лениногорскилы ишекләрен бикләмичә, телевизор карап утыручы хуҗаларның өс киемнәрен урлап кача. Матди зыян - 17 мең сум. Хуҗалар бу турыда полициягә хәбәр итә. Карак ерак китә алмаган, полиция хезмәткәрләре аны шул кичтә...
    424
    0
    0
Реклама