Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгында нәрсә урлыйлар?

Ашлык, ягулык материаллары, җимеш-яшелчә продукциясе, печән... Авыл хуҗалыгы тармагында урланган әйберләр рәтендә нәкъ менә шушы әйберләр. Быел алар буенча 97 җинаять эше кузгатылган. Хәер, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгындагы урлауларның кискен артуы күзәтелми икән. 25 июльдән 1 октябрьгә кадәр Татарстанда "Уңыш-2015" оператив-профилактик операциясе үтте. Ел саен әлеге чара терлек...

Ашлык, ягулык материаллары, җимеш-яшелчә продукциясе, печән... Авыл хуҗалыгы тармагында урланган әйберләр рәтендә нәкъ менә шушы әйберләр. Быел алар буенча 97 җинаять эше кузгатылган. Хәер, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгындагы урлауларның кискен артуы күзәтелми икән.

25 июльдән 1 октябрьгә кадәр Татарстанда "Уңыш-2015" оператив-профилактик операциясе үтте. Ел саен әлеге чара терлек азыгы әзерләү һәм уңыш җыю периодында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм товар-материал кыйммәтләрне саклау максатыннан уздырыла.

"Уңыш-2015" операциясен үткәргән вакытта 97 җинаять ачыкланган. Аларның барысы да товар-материал кыйммәтләр, авыл хуҗалыгы продукциясен урлау, ышанып тапшырылган милекне үзләштерү, исраф итү белән бәйле, - дип сөйләде журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы участок полиция инспекторлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция полковнигы Леонид Шестопалов.

Лениногорск районы авылында яшәүче бер кеше үзенең КамАЗ машинасында "Белый ключ" кырыннан 2100 килограмм ашлык урлый. Ә Чүпрәле районының Яңа Дуван авылындагы автопаркта АКРОС комбайныннан дизель ягулыгын алган вакытта ике кеше тоткарлана. Әйтергә кирәк, мондый мисаллар шактый. Тоткарланган кешеләрнең барысына карата да Россиянең Җинаять кодексы маддәләре буенча җинаять эше ачыла. Авыл хуҗалыгы тармагындагы продукцияне урлаулар буенча иң "актив" районнар арасында Тукай, Алабуга, Лаеш, Буа, Нурлат, Мөслим, Балтач бар.

Леонид Шестопалов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциянең нигездә авыл халкы үзе урлый. Тонналап урланган продукция исә саклык системасынының начар эшләве белән бәйле.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://life24.kz/фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кража