Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Җиңел кәсеп белән акча эшләргә уйлаган

Җиңел кәсеп белән генә акча эшләргә уйлаган машина йөртүчене "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе белән берлектә полиция һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең куркынычсызлык хезмәте тоткарлады. "Лениногорск УТТ" җәмгыятендә шофер булып эшләүче 1989 елгы лениногорскилы КамАЗ машинасы белән металлолом урлаган булып чыкты. Ул металлны "Лениногорскнефть" идарәсенең производство хезмәт күрсәтү участогыннан "Татнефтеснаб" идарәсенең Лениногорск базасына...

Җиңел кәсеп белән генә акча эшләргә уйлаган машина йөртүчене "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе белән берлектә полиция һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең куркынычсызлык хезмәте тоткарлады.
"Лениногорск УТТ" җәмгыятендә шофер булып эшләүче 1989 елгы лениногорскилы КамАЗ машинасы белән металлолом урлаган булып чыкты. Ул металлны "Лениногорскнефть" идарәсенең производство хезмәт күрсәтү участогыннан "Татнефтеснаб" идарәсенең Лениногорск базасына илтергә тиеш була. Ләкин маршрутын үзгәртеп, "Трастметалл" җәмгыяте базасына китә, анда 2 мең 700 килограмм авырлыктагы металлны тапшырып, моның өчен 9 мең 500 сум акча ала.
Соңрак, автотранспортларның хәрәкәтен күзәтүче система ярдәмендә хокук саклау хезмәткәрләре ачыклаганча, шофер әлеге базага берничә мәртәбә килгәләгән булган.
Ул гаебен танып, шушы елның 10-26 июль аралыгында җиде мәртәбә урлау юлына басуын әйтә. Әлбәттә, криминаль эшләре өчен саллы гына акчасын да алган. Барлыгы сигез тоннага якын металлолом урлаган булып чыкты. Ә "Лениногорскнефть" идарәсенә килгән зыян күләме 41 мең 850 сум тәшкил итә. Барлык фактлар буенча җинаять эше кузгатылган.
Елена Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кража

2
X