Заман сулышы

Үз әнисен талаган

Полициягә алтын алкалар урлануы турында бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ачыкланганча аларны аның үз малае, 36 яшьлек ир-ат урлаган булып чыга, дип хәбәр итә Татарстан республикасы Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Бу хәл Чистай якларында була. Бер хатын-кызның 36 яшьлек улы спиртлы эчемлек куллана булып чыкты. Әгәр акча юк икән, өйдәге...

Полициягә алтын алкалар урлануы турында бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ачыкланганча аларны аның үз малае, 36 яшьлек ир-ат урлаган булып чыга, дип хәбәр итә Татарстан республикасы Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Бу хәл Чистай якларында була. Бер хатын-кызның 36 яшьлек улы спиртлы эчемлек куллана булып чыкты. Әгәр акча юк икән, өйдәге әйберләрне дә чыгарып сатарга жәлләми. Ана сөйләвенчә, ул малаеның серванттан алкалар алуын күргән, аны туктатырга тырышкан, ләкин улы тизрәк чыгып качкан.
Полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлый, алтын алкалар ломбардка бирелгән булса да, алар кире хуҗасына кайтарыла. Ананың улына карата җинаять эше кузгаталар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: