Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

"Бозым чыгарырга" ышандырып, алтыннарын урлап качкан

Чаллыда көндез 18 яшьлек кызга урамнан барганда таныш булмаган ханым тәмәке сорап мөрәҗәгать итә. Сүз иярә сүз чыгып, ул кызда бозым барлыгын, аннан котылырга ярдәм итә алуын җиткерә. Кыз ризалаша. Шуннан алар якындагы бер йортның подъездына керәләр. "Бозым чыгарырга" ышандыручы хатын-кыз берничә манипуляция ясаганнан соң кызга алтын әйберләрен салып бирергә...

Чаллыда көндез 18 яшьлек кызга урамнан барганда таныш булмаган ханым тәмәке сорап мөрәҗәгать итә. Сүз иярә сүз чыгып, ул кызда бозым барлыгын, аннан котылырга ярдәм итә алуын җиткерә.
Кыз ризалаша. Шуннан алар якындагы бер йортның подъездына керәләр. "Бозым чыгарырга" ышандыручы хатын-кыз берничә манипуляция ясаганнан соң кызга алтын әйберләрен салып бирергә куша. Студент кыз алтыннарын бирә һәм подъездда басып кала. Ә алдакчы хатын-кыз "йоланы төгәлләү өчен" урамга чыгып китә.
Шунда гына кыз үзен алдарга маташуларын абайлап ала һәм урамга ташлана. Әмма таныш булмаган хатын-кыз табан ялтыратырга өлгергән була инде.
Кыз ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре бара. Кызга 15 мең сумлык зыян килгән, дип җиткерә "Шәһри Чаллы".
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кража