Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида алдарлар кимеми

Шәһәрнең Ленинградская урамында яшәүче бер пенсионерның фатирына ике хатын-кыз кереп, акча урлап чыгалар, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге. Хатын-кызлар үзләрен медицина хезмәткәре итеп таныштыра, янәсе медицина полисын алыштырырга килгәннәр. Алар киткәннән соң фатир хуҗасы йокы бүлмәсендәге шкафтан 27 мең сум акчасы юкка чыгуын белә. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча...

Шәһәрнең Ленинградская урамында яшәүче бер пенсионерның фатирына ике хатын-кыз кереп, акча урлап чыгалар, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге.

Хатын-кызлар үзләрен медицина хезмәткәре итеп таныштыра, янәсе медицина полисын алыштырырга килгәннәр.

Алар киткәннән соң фатир хуҗасы йокы бүлмәсендәге шкафтан 27 мең сум акчасы юкка чыгуын белә.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, шикләнүчеләрне эзләү бара. Алар икесе дә 30-35 яшьләр чамасында, берсе уртача, икенчесе тулы гәүдәле. Кара төстәге куртка кигәннәр, берсе татарча бик яхшы сөйләшә.

Алар турында мәгъ лүматыгыз бар икән, 02 яки 2-72-20 телефоны буенча шалтыратуыгыз сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кража

2
X