Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Утырыгыз, киттек Лениногорскига – Сабантуйга

Быелгы Сабантуйны күрми калырга ярамый. Шунсыз җәйнең яме булмас төсле. Кая барырга, нәрсә кияргә, ничәдә башлана? Бу атнада иң еш кабатланган сорау шулдыр. Хәер, Сабантуйның үзеннән дә бигрәк аңа әзерлек вакыты кызыграк та әле ул. Сабантуйга дип, кулъяулык чиккәнем истә. Ул вакытта кызлар чигү белән мавыкмыйлар иде инде, тик әти...

Быелгы Сабантуйны күрми калырга ярамый. Шунсыз җәйнең яме булмас төсле.
Кая барырга, нәрсә кияргә, ничәдә башлана? Бу атнада иң еш кабатланган сорау шулдыр. Хәер, Сабантуйның үзеннән дә бигрәк аңа әзерлек вакыты кызыграк та әле ул. Сабантуйга дип, кулъяулык чиккәнем истә. Ул вакытта кызлар чигү белән мавыкмыйлар иде инде, тик әти белән әни кушкач, тотындым эшкә. Матур гына килеп чыкты үзе, тик чыгарып бирергә генә оялып, сөлге җыярга килгән егетләргә әни аша тапшырдым. Аны шук кына Самат исемле егет алып, "Минем мондый матур кулъяулык күргәнем юк иде әле" дип, кесәсенә тыгып куйган иде.
Районыбыз авылы егетләре бүген, йорттан-йортка кереп, Сабантуй белән котлап йөри, сөлге җыя. Кирлегәч авыл җирлегеннән хәбәр итүләренчә, анда бу йола дүрт-биш көнгә сузыла. Армиягә китә торган егетләр, милли киемнән кызлар чыга, бәләкәйләр күкәй җыя. Кулъяулык чигүче юк, ди, әмма сөлге чигәләр. Әлеге авылда 25, 30, аннан да күбрәк вакыт бергә яшәүче парларның Сабан туена чиккән сөлге әзерләү гадәте бар икән. Сөлге бүләк итүчеләрне бәйрәмдә үзләрен дә котлыйлар. Яңа Иштирәк авылында сөлгене үткән атнада ук җыйганнар. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре егет-кызлар белән берләшеп, гармун уйнап, җырлап-биеп урам әйләнгән. Җиде чиккән сөлге җыелган, әлеге авылда бер ел эчендә өйләнешкән парлар әзерли икән сөлгене. Димәк, ике Сабантуй арасында авылда җиде пар өйләнешкән.
Бәйрәмгә каралты-курасын тәртипкә китерергә вакыт бар әле авыл кешесенең. Кунакка кайтучыларга да күчтәнәчен алгалый торырга була. "Заман сулышы"ның даими хәбәрчесе Рафик абый Шәяхмәтов та бәйрәмгә әзер. Туган авылы Шөгергә Сабантуйга кайтмый калганым юк, ди . Былтыр авылдашларын бәйрәм белән котлап, "Карурман"ны җырлаган булган, быел да борынгы бер мөнәҗәтне әзерләп куйган. Рафик абыйдан Сабантуй турында сорашып утырдым. Элек кызыграк иде, ди ул.
"Шөгер район үзәге булган чакта әллә кайлардан килделәр. Бигрәк тә ат чабышын яратып карыйлар иде, - ди. - Тик элек исерекләр күбрәк була иде. Хәзер алай түгел, былтыр,мәсәлән, бер исерекне дә күрмәдем", - ди.
Районыбыз авылларында Сабан туе 8 июньдә - шимбә көнне үтәчәк, сәгать унда башлана. Зәй-Каратайда гына "мөгез чыгарырга" уйлаганнар, көндезге сәгать икедә үткәрергә җыеналар. Авылдашларыбыз теләкләре буенча үткәреп карарга булдык, диделәр авыл җирлегендә. Һәрхәлдә кызык булырга охшаган: традицион Сабантуй беткәннән соң, бәйрәмне тере музыка, дискотека дәвам итәчәк икән. Тәкәне дә икене әзерләп куйганнар: берсе батырга, икенчесе сабан батырларына, ди. Авыл Сабан туеннан соң икенче көнне җыелышып, район күләмендәге бәйрәмгә килергә инде. Район Сабан туеның Ивановка авылы янындагы мәйданда үткәрелә башлавына да унөч ел вакыт узып киткән икән. Баштан шактый төрле фикерләр тудырган иде ул. Хәзер халык ияләште бугай инде, аннары мәйданны Сабантуйга әзерләүгә дә елдан-ел күбрәк игътибар бирелә бара.
Бер килеп күрү, танышлар белән очрашу үзе ни тора! Сабантуй мәйданында очрашканга кадәр.
8 июньдә - районыбыз авылларында
9 июньдә - шәһәр һәм район Сабан туе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй