Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Их, Сабан туйлары җитә

Ял көннәрендә авылга кайтып барышыбыз иде. Тимәшне узганда, ат арбасына төялешкән бер көтү егетләрне күреп алдык. Аларның шаярышып-көлешеп йорттан-йортка кереп, сөлге-яулык җыеп йөрүләре икән. Куакбаш авылына килеп кергән идек, анда да халык, олысы-кечесе, шау-гөр килешеп Сабан туена бүләк җыя. Бу юлы түзмәдем, машинадан төштем дә, "сабантуйлылар"ны фотосурәткә төшердем. Сабан туе...

Ял көннәрендә авылга кайтып барышыбыз иде. Тимәшне узганда, ат арбасына төялешкән бер көтү егетләрне күреп алдык. Аларның шаярышып-көлешеп йорттан-йортка кереп, сөлге-яулык җыеп йөрүләре икән.


Куакбаш авылына килеп кергән идек, анда да халык, олысы-кечесе, шау-гөр килешеп Сабан туена бүләк җыя. Бу юлы түзмәдем, машинадан төштем дә, "сабантуйлылар"ны фотосурәткә төшердем.
Сабан туе нинди бәйрәм соң ул? Бу турыда фикерләрен белештем:
Венера Әхмәрова, Шөгер авылы:
- Сабан туе - ул зур бәйрәм. Бу көнне бөтен авылны зур шатлык хисе биләп ала. Бигрәк тә олылар бик сөенәләр, чөнки ул көнне төрле яклардан балалары, якын туганнары кайта. Очрашулар да бик истәлекле була. Сабан туе шатлык, хезмәт бәйрәме буларак, киләчәктә дә дәвам итсен иде".
Роза Ганиева, Лениногорск :
- Әлеге бәйрәм күңелемдә иң күңелле хатирәләрне уята. Иң беренче булып, күз алдына әти-әниемнең көләч йөзләре, йорт һәм ишегалды тулы, төрле төбәкләрдән махсус җыелышып кайткан туганнар килеп баса. Элек Сабан туе барлык туганнарны берләштерә торган, бер ел дәвамына сузыла торган бәйрәм иде. Шулай булып калсын иде ул...
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 41 нче номер саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй

2
X