Заман сулышы

Шөгер мәктәбе укучылары сабантуй уздырды

Сез әле сабантуйны көтеп кенә ятасыздыр, әзерләнәсездер. Ә менә безнең В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары майның кояшлы матур бер көнендә кечкенә сабантуй бәйрәмен гөрләтеп уздырып та куйдылар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен бу бәйрәмне Иске Шөгер мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Рәхимова, сәнгать җитәкчесе Зарина Хәмидуллина искиткеч күңелле, мавыктыргыч итеп...

Реклама

Сез әле сабантуйны көтеп кенә ятасыздыр, әзерләнәсездер. Ә менә безнең В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары майның кояшлы матур бер көнендә кечкенә сабантуй бәйрәмен гөрләтеп уздырып та куйдылар.


Башлангыч сыйныф укучылары өчен бу бәйрәмне Иске Шөгер мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Рәхимова, сәнгать җитәкчесе Зарина Хәмидуллина искиткеч күңелле, мавыктыргыч итеп оештырганнар. Ә бәйрәмне туган ягыбыз горурлыгы шагыйрь Таһир Шәмсуаров алып барды.
Иске Шөгер авылы балаларның шат, дәртле авазларына күмелде. Күмәк татарча бию дисеңме, капчык киеп яки кашыкка йомырка салып йөгерүме, ымсындырып торган чүлмәкне күңел күзе белән күреп, кулыңдагы колга белән челпәрәмә китерүдән ләззәт алумы- барысы да сабантуйның күңелле мизгелләре булды.
Күзне бәйләп бауга эленгән призларны кайчы белән кисү аеруча ошады нәниләргә. Укытучылары белән кулга- кул тотынышып рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. Бер генә укучы да бүләксез, игътибарсыз калмады.
Иске Шөгер авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Лилия Шиһапова моңа зур өлеш керткән. Бәйрәмне оештыручылар бүләкләрен тапшырганда балаларга мактау сүзләрен кызганмадылар, киләчәктә дә язмышларын сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән бәйләүләрен теләделәр.
Әлфия Хасмөхәммәтова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: