Заман сулышы

Түбән Чыршылыда Сабантуй

Түбән Чыршылы Сабан туе райондагы милли бәйрәмне башлап җибәрүчеләрдән булды һәм үзенең мәйданына тирә-күрше авыллардан, районнардан бик күп кунаклар җыйды. Һава торышы белән дә аларга "повезло". Бәйрәм җомга көнгә сәгать 3кә билгеләнгән иде. Бәйрәмгә чакырылган җырчы Фирдүс Тямаевның концерт программасы шул вакытка туры килгән дип аңлаттылар авылда. Шулай булуы яхшы...

Түбән Чыршылы Сабан туе райондагы милли бәйрәмне башлап җибәрүчеләрдән булды һәм үзенең мәйданына тирә-күрше авыллардан, районнардан бик күп кунаклар җыйды. Һава торышы белән дә аларга "повезло".


Бәйрәм җомга көнгә сәгать 3кә билгеләнгән иде. Бәйрәмгә чакырылган җырчы Фирдүс Тямаевның концерт программасы шул вакытка туры килгән дип аңлаттылар авылда. Шулай булуы яхшы да булды әле, чөнки тирә-як авыллардан җыелдылар, алай гына түгел, Әлмәт, Чирмешәннән дә килгәннәр. Хәтерлим әле, Казанда укыган чакта, Кукмара кызлары башта Сабантуйда бер авылда, аннары икенчесендә булдык, дип сөйлиләр иде, махсус шулай төрле вакытка оештырганнар икән. Менә монда да бер-берсенә кунак булып килделәр. Әнә бит Куакбаштан Минниса апа Йосыпова да биредә кунак. "Яшь чакта Чыршылыга килә идек инде, соңгы елларны булырга туры килмәде. Җырчы Фирдүс Тямаев та катнашачак, дигәч, кызым белән киявем алып барабыз дип торганда, килдем әле. Без үскәндә Сабантуйлар юклык белән үтә иде, шуннан да кызык табып йөрдек", ди ул.

Чыннан да, биредә уңган-булганнар яши. Механизатор-игенчеләрнең, сыер савучыларның, терлекчеләрнең тырышлыгы "Спартак агрофирмасы"ның кырларында, терлекчелек комплексларында күренә. Әлбәттә, тырышып тир түккәннәре өчен мәйданның түре дә аларга иде, шулай ук бүләкнең кәттәсе жәл түгел. Дмитрий Анисимовка суыткыч, олы яшьтә булса да, яз көне тырмалауда, җәйдә КСК комбайнында эшләүче Рафик абый Ганиевка кер юу машинасы, Николай Афанасьев белән Айрат Зыятдиновка телевизор бүләк иттеләр. Хуҗалыкның җитәкчесе Фирдүс Өметбаев әйткәнчә, соңгы сигез елда беренче тапкыр яз матур килгән, уңышка өмет бар, ди. Бу көнне хуҗалыкта хезмәт итүчеләрнең берсе дә бүләксез калмагандыр, шулхәтле күп булырлар дип уйламаган да идем.
Молодцы, хезмәт иясен күрә белгәннәр, чөнки һәрберсе үз урынына кирәк, алмаштырыр кешесе дә юк бит хәзер. Мәсәлән, Рафаэль абый Хәсәншин эретеп ябыштыру эшен алып бара икән, аңа ничә яшь икәнен әйтеп тормадылар, тагын озак еллар яшәсен әле, диде җитәкче. Акчалата бүләкне алырга чыгучылар арасында яшьләрнең күп булуы күңелне куандырды.
(Бу хакта тулырак "Заман сулышы"ның 10 июнь санында укыгыз)

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: