Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

27 март — Халыкара театр көне

Бүген Халыкара театр көне. Әлеге бәйрәмнең девизы - "Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы". Шул уңайдан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Халыкара театр хезмәткәрләре көне уңаеннан, сәхнә осталарын һәм театрның барлык хезмәткәрләрен ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу шулай ук театрга гашыйк...

Бүген Халыкара театр көне. Әлеге бәйрәмнең девизы - "Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы".
Шул уңайдан Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Халыкара театр хезмәткәрләре көне уңаеннан, сәхнә осталарын һәм театрның барлык хезмәткәрләрен ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу шулай ук театрга гашыйк булган һәм актерлар эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен һәм уйланучан режиссерның хезмәтен бәяләүче миллионлаган тамашачы бәйрәме дә. Ихлас күңелдән сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим", - диелә министрның котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр коне

2
X