Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Иң яхшы комбайнчылар билгеләнде

"Иң яхшы комбайнчылар" бәйгесенең беренче атнасына йомгак ясалды. Иң-иңнәр рәтендә "Сатурн-урал" хуҗалыгыннан Ильяс Мусин, Николай Звонарев, "Маркс" хуҗалыгыннан Петр Петров. Комбайнчыларны бүләкләү тантанасы Урмышлы кырында үтте. Нәкъ менә монда комбайннар арыш суктыруда эшли иде. Бирегә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, авыл хуҗалыгы белгечләре килде. Шулай...

"Иң яхшы комбайнчылар" бәйгесенең беренче атнасына йомгак ясалды.


Иң-иңнәр рәтендә "Сатурн-урал" хуҗалыгыннан Ильяс Мусин, Николай Звонарев, "Маркс" хуҗалыгыннан Петр Петров.
Комбайнчыларны бүләкләү тантанасы Урмышлы кырында үтте. Нәкъ менә монда комбайннар арыш суктыруда эшли иде. Бирегә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, авыл хуҗалыгы белгечләре килде. Шулай ук, мәдәният идарәсеннән агитбригада килеп, матур гына концерт оештырды.
"Сатурн-Урал"да урак 23 июльдә башланган. 3 мең 700 гектарда бөртеклеләрне җыеп аласылары бар. 4 август көненә 600 гектары эшләнгән иде. Кырда 6 комбайн эшли, өчесе - "Акрос" маркалы. Ильяс абый Мусин 51 еллап туган авылында көч куя. "Беренче тапкыр 1968 елда комбайнга утырдым, "СК-4" белән хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Хәзерге комбайннар белән элеккегеләрен чагыштырып та булмый", ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайнер