Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Күңелле дә, моңсу да...

Быел Татарстан мәктәпләрендә 20 меңнән артык XI сыйныф һәм 37 меңләп IX сыйныф укучысы өчен кыңгырау соңгы мәртәбә чыңлады. Безнең районда барлыгы 1 мең 396 чыгарылыш сыйныф укучысы. Шуның 437се - XI сыйныф укучылары. Люция ГАБИТОВА Сарабиккол мәктәбендә дә бәйрәм шаулап-гөрләп узды. Бәйрәм линейкасына дистәләгән халык: әти-әниләр, укытучылар, ветераннар җыелды....

Быел Татарстан мәктәпләрендә 20 меңнән артык XI сыйныф һәм 37 меңләп IX сыйныф укучысы өчен кыңгырау соңгы мәртәбә чыңлады. Безнең районда барлыгы 1 мең 396 чыгарылыш сыйныф укучысы. Шуның 437се - XI сыйныф укучылары.

Люция ГАБИТОВА
Сарабиккол мәктәбендә дә бәйрәм шаулап-гөрләп узды. Бәйрәм линейкасына дистәләгән халык: әти-әниләр, укытучылар, ветераннар җыелды. Тантананың иң кадерле кунаклары, әлбәттә, ул - ак алъяпкычлы күбәләктәй кызлар белән төз гәүдәле егетләр. Тугыз ел элек кулларына чәчәк тотып укырга килгән булсалар, бүген алар олы юлга чыгарга әзер булган чыгарылыш сыйныф укучылары.
Бәйрәмне мәктәп директоры Сәлимә Гатина ачып җибәрде. Ул укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, мәктәпнең уңышларына тукталды, район, республика олимпиадаларында төрле фәннәрдән мактаулы урыннар яулаган укучыларга Диплом, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Быел мәктәпне, дөресрәге, IX сыйныфны 10 укучы тәмамлый икән. Гомумән, мәктәптә барлыгы 50 укучы. Шуның берсе - гел "5"ле билгеләренә генә укыса, 22се - ударниклар исемлегендә.
Укучыларны бәйрәм белән Мәгариф идарәсе белгече Гөлшат Исхакова котлап, тугызларга сынауларын уңышлы гына бирүләрен теләде. "Сатурн-Урал" җәмгыяте директоры Илдар Могыйновның тәбрикләү сүзләре дә кәефләрне күтәрде. Ул укучыларга бүләккә дип стена сәгате һәм калькулятор алып килгән иде. I сыйныф укучыларының чыгышы бәйрәмне тагын да көчәйтеп җибәрде. Бәйрәмгә килгән ветераннар чыгарылыш сыйныф укучыларына хәер-фатихасын бирде. IX сыйныф укучысы Азат Латыйпов мәктәп турында шигъри юллар әйтеп, җыелган халыкның күңел кылларын чиертте:
Сизмәдек вакыт узганын,
Класстан-класска күчкәнне.
Сизмәдек тугыз ел укып,
Таралышыр вакыт җиткәнне.
Күз яшен тыя алмаган ата-аналар, үзләренең җылы, матур теләкләрен шигъри юллар аша җиткерде. Бәйрәм тантанасы исә укучыларның җыр-биюе белән үрелеп барды.
Хуш, мәктәп!
Шәһәребезнең 5 нче мәктәбендә тантаналы линейкага Лениногорск районы башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин, "Лениногорскнефть" идарәсе вәкиле Габделәхәт Минхәйров, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Николай Степанов, Россия федераль миграция хезмәтенең Лениногорск буенча бүлек начальнигы Людмила Наумова, архив бүлеге начальнигы Асия Петрова, 6 нчы округ депутаты Елена Ахмеджанова, укучыларның әти-әниләре, якыннары һәм туганнары килгән иде.
Бу- чыгарылыш сыйныф укучыларының күңелле дә, моңсу да бәйрәме. Күңелле, чөнки ялыктырган уку вакыты тәмамланып, җәйге ял җитә. Моңсу, чөнки 11 ел буе укыган туган мәктәбеңә гомерлеккә "Хуш!" диеп, олы тормыш юлына аяк басар чак җиткән. Әле кайчан гына ак бантлар тагып, алъяпкыч киеп, кулга аллы-гөлле чәчәк тотып, I сыйныф бусагасын атлаган нәни кызчыклар бүген - буй җиткән сылу кызлар һәм бөркет кебек кыю, өрлектәй таза егетләр.
Бәйрәм линейкасын мәктәп директоры Галина Новичкова ачып җибәрде:
- Быел мәктәбебездә 58 нче тапкыр "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен каршылыйбыз. Мәктәп - ул балачак. Бүген исә сезне гүзәл балачак һәм мәктәп елларыннан аерып соңгы кыңгырау чыңлый. Алда сезне үзенең сынаулары белән яшьлек дип аталган тормыш көтә. Тормышта бер-бер артлы сынаулар, егылулар булыр. Бирешмәгез, егылудан курыкмагыз! Егылудан соң барыбер күтәрелү мөмкинлеге бирелүен истән чыгармагыз.
IX һәм XI сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы гына тапшыруларын телим,- диде Галина Александровна һәм мәктәпнең уңышлары белән таныштырып үтте.
-Быел мәктәпне 129 укучы тәмамлый. Шуның 36сы - XI сыйныф укучылары. Алтынга - бер, көмеш медальгә - 3 укучы дәгъва кыла, -диде мәктәп директоры район, республика олимпиадаларында җиңү яулаган, мәктәп тормышында актив катнашкан, спорт өлкәсендә зур үрләр яуларга өлгергән укучыларга грамоталар тапшырып. Мәктәптә укучыларның уңышлары белән бергә педагогларның да горурланырлык эшләре бар. Мәсәлән, мәктәпнең педагог-психологы Ирина Медведева "Елның иң яхшы педагог-психологы" республика конкурсында катнашып, II урынны алган. Балаларга физик тәрбия бирүгә 48 ел (шул исәптән, 41 елы - 5 нче мәктәптә) көчен кызганмаган Виктор Кудалов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. 5 нче мәктәп "Сәламәтлеккә - юл" республика конкурсында катнашып, мәктәпкә кыйммәтле медицина җиһазларына сертификат белән бүләкләнгән.
Укучыларны бәйрәм белән Лениногорск районы башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин тәбрикләп, киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен теләде. Ветераннар советы рәисе урынбасары Николай Степановның тәбрикләү сүзләре күңелләргә хуш килде. Мондый җылы теләкләргә XI сыйныф укучыларының беренче укытучылары да, әти-әниләр дә кушылды. "Соңгы кыңгырау" линейкасы чыгарылыш сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль чыгыш белән тәмамланды.
Кыңгырауның соңгы чыңлавы
Таһир ШӘМСУАРОВ
Елдагыча, Иске Иштирәк мәктәбендә IX сыйныф укучыларының чыгарылыш тамашасы мәктәп алдындагы мәйданда башланып китте.
Мәктәп директоры Әсхәт Хаҗипов барлык шәкертләрне, мөгаллим-мөгаллимәләрне, әти-әниләрне истәлекле көн белән тәбрикләде, төрле бәйге, олимпиадада күркәм күрсәткечләргә ирешкән IX сыйныф укучыларын Диплом, Мактау кәгазьләре белән бүләкләде. Унбиш балага да сынауларны уңышлы тапшырып, тиешле белем-һөнәр алып, тормышта үз урыннарын табуны, туган өйгә тиң мәктәп, яраткан укытучылары белән даими аралашып торуларын теләде. "Бәкер" шифаханәсенең баш табибы Фаяз Ибраһимов киләчәктә кем генә булсалар да адәм баласы өчен иң мөһим сыйфат - кешелеклелек дигән изге төшенчәне онытырга ярамаганлыгын искәртеп үтте, конвертка салынган кыштырдавык күчтәнәчләр белән сөендерде. Иске Иштирәк авыл җирлеге башлыгы, Нашат Мәҗитов сөйләгәннәр исә башта салкынчарак торган көнне дә ягымлы, тагын да нурлырак итте.
Әлбәттә, кояшлы бәйрәмгә килгән укытучыларның, әти-әниләрнең дә яшь буынга әйтәселәре байтак иде.
Сыйныф җитәкчесе Миләүшә Шәңгәрәеваның IX сыйныфы бәйрәмгә җиренә җиткереп әзерләнгән. Сәнгатьле сөйләм, мәктәп рухы белән сугарылган җырлар күңел түрендә урын алды.
Соңгы кыңгырау чылтырады. Алда - сынаулардан торган тормыш юлы көтә.Бәхеткә илтер ак чәчәкле ак юллар сезгә, хөрмәтле укучылар!
Ак юл сезгә, укучылар!
Эльвира ХИСАМОВА, педагог-оештыручы
Мәктәп белән хушлашу бәйрәме Урмышлы мәктәбендә, гадәттәгечә, авыл халкы, ата-аналар, килгән кунаклар белән берлектә үткәрелде.
Мәктәпне тәмамлаучыларга әйтелгән теләкләр кояшлы май көнедәй якты һәм ихлас булды. Мәктәп директоры Сәгадәт Мифтахова IX сыйныф укучыларының мәктәп елларында укуда һәм тормышта сынатмауларын билгеләп үтте.
- Иң зур сынау алда, имтиханнарда сынатмыйча, мәктәпне уңышлы тәмамлау өчен зур җаваплылык сорала,-диде ул.
Район мәгариф идарәсе вәкиле Римма Вәлиәхмәтова шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары алдында торган бурычларга тукталды. Бәйрәм кичәсендә Римма Сәгыйтовна башлангыч сыйныф укытучысы Резидә Һади кызы Хәсәншинага нәтиҗәле хезмәте өчен район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасын тапшырды.
Кичәдә авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Фәнзәт Хәбибуллин, ветераннар советы, ата-аналар һәм килгән кунаклар укучыларга изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.
Тугызынчылар, чыннан да, актив класс иде. Район һәм республикада татар әдәбиятыннан төрле конкурсларда катнашкан Гөлфия Ялалтдинова, һәр эштә башлап йөрүче Фәнил Хисамов, Ришат Бурнашев, Ришат Фәрзиев, Гөлнур Галиева һәм башкаларның мәктәп тормышында үз урыны бар. Җитмәсә, бу сыйныфта шагыйрьләр күп. Аларның иҗат эшләре республика, район матбугатында даими басылды.
Кечкенәләр исеменнән теләкләрне I сыйныфтан Данис Гатауллин җиткерде:
Кем генә уйлап чыгарган
Аның ГИА дигәнен.
Бездән сезгә теләк шул:
ГИА ега күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соћгы кыћгырау