Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Күңелләре нәфис чәчкә кебек

Инвалидлар җәмгыятенең Лениногорск идарәсе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышын һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Без аларга үз-үзләренә кереп бикләнмәскә, тормышта актив булырга ярдәм итәбез. Бу максаттан, төрле иҗади очрашулар, тематик кичәләр, музейга экскурсияләр оештырырга, гаилә кереме аз булганнарга, аеруча мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтергә омтылабыз, хәйрия йөзеннән газетларга яздырабыз. Бу эшләрнең барысы...

Инвалидлар җәмгыятенең Лениногорск идарәсе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышын һәрвакыт игътибар үзәгендә тота.


Без аларга үз-үзләренә кереп бикләнмәскә, тормышта актив булырга ярдәм итәбез. Бу максаттан, төрле иҗади очрашулар, тематик кичәләр, музейга экскурсияләр оештырырга, гаилә кереме аз булганнарга, аеруча мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтергә омтылабыз, хәйрия йөзеннән газетларга яздырабыз. Бу эшләрнең барысы да аларга тормыштан өметен өзмәскә ярдәм итә, яшәргә көч бирә. Билгеле булганча, мондый төркем кешеләр арасында җыр-моңга сәләтле, иҗади кешеләр гаять күп була. Аларның эшкә зур теләк һәм кызыксыну белән тотынуы, тормыштан тәм табып яшәүләре соклану хисе уята. Дүрт ягы да сәламәт булган кешеләрдән аермалы буларак, алар һәр сәгатьнең, минутның кадерен белеп, җәмгыятебез тормышында актив катнашып яшәргә тырыша.
Быел инвалидларның күбесе бушлай компьютер курсларына йөреп, «акыллы китап» серенә, нигезләренә төшенде. Мондый укулар әле дә дәвам итә. Бу исә, үз чиратында, аларга заманча технологияләр белән эшләргә, җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итәр, дип уйлыйбыз. «Ритек»тан откан грант акчасына оешмага дүрт ноутбук, бер компьютер һәм видеокамера сатып алдык. Шуның нигезендә идарәдә «Бөтен ил үзебезнең кулда» дип аталган интернет-клуб оештырдык. Биредә инвалидлар җәмгыятенә йөрүченең һәркайсы Интернет челтәреннән түләүсез файдалана, дуслары, танышлары, туганнары, сыйныфташлары белән аралаша ала. Өстәвенә, Интернет челтәре физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә барлык яңалыктан да хәбәрдар булырга ярдәм итә. Моннан тыш интернет-клуб инвалидлар җәмгыятенә йөрүчеләр санын күбәйтер дигән өмет тә бар.
Быел ветераннар белән берлектә кечкенә Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмдә, аеруча ярышларда барысы да бик теләп катнашты, ул һәркемгә онытылмаслык мизгел бүләк итте. Шулай ук ветераннар белән берлектә, Алабуга шәһәре музеена һәм табигать кочагына сәяхәт оештыру да инвалидлар күңеленә хуш килде. Безгә йөрүчеләр физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, район һәм республика күләмендә уздырылучы барлык төр спорт төрләрендә дә, аеруча шашка, шахмат ярышларында бик теләп катнаша.
Һәм, әйтергә кирәк, һәрвакыт диярлек призлы урыннар гына яулый. Мисал өчен, әле күптән түгел генә инвалидлар арасында үткәрелгән республика шахмат ярышында Р.Ногманова - II урын, О.Вахтерова - III урын, шашка буенча В.Чуши - III урын алды. И.Шиапов шашка буенча спорт мастеры, ә аның тормыш иптәше Н.Шиапова спорт мастерына кандидат исеменә лаек булды. Әлеге төр ярышлар инвалидлар декадасы кысаларында да дәвам итәчәк. Моннан тыш, планда социаль яклау үзәге хезмәткәрләре белән «түгәрәк өстәл» үткәрү нияте дә бар. Әниләр көне уңаеннан, үзәк китапханә хезмәткәрләре: Г.Быкова, М.Емельянова, Л.Согорина, Н.Капустина һәм иганәчелек ярдәме күрсәткән «Москвичка» кибете директоры О.Кузьмина, «Гурман» кибете директоры Л.Рожина белән берлектә оештырган кичә дә инвалидлар йөрәгенә сары май булып ятты.
Инвалидлар оешмасы хезмәткәрләре оешмага йөрүчеләргә ышаныч, яшәүгә өмет һәм тормышка мәхәббәт уятырга тырыша. Әмма монда оешманың көче генә җитеп бетми. Чөнки тотрыклы керем чыганагыбыз юк. Хәтта җәмгыятьнең идарә итү аппаратын тоту өчен дә шәһеребез оешма-предприятиеләренә хат белән мөрәҗәгать итеп, хәйрия ярдәме күрсәтүләрен сорыйбыз. Араларында бик теләп ярдәм итүчеләр бар. Беренче булып ярдәм кулы сузган «Витязь» шәхси сак предприятиесе (В.Коробков), «Энергосервис» (В.Горенков), «Рассвет» (Н.Фәтхетдинов), «Уютный дом» идарәче компаниясе (В.Хлапов), ТКХ һәм төзелеш информацион ресурслар үзәге (И.Садриев), «Карлен» (Л.Рябинина), «Водоканал» (Ш.Фәхретдинов), «ГИАРА» җәмгыятенә (Г.Газизова) рәхмәтебез чиксез. Күрсәткән игелегегез икеләтә артып кайтсын. Сезгә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүегез, мәрхәмәтле булуыгыз өчен рәхмәт әйтеп, һәрбарчагызга исәнлек, эшегездә зур уңышлар телибез. Югарыда телгә алынган оешма-предприятиеләрдән башкалар да үрнәк алып, киләчәктә актив булырлар дип, ышанып калабыз.
Инде ничәнче ел рәттән безнең даими иганәчебез Ганимат Хәйруллин инвалидларны бал һәм бәрәңге белән тәэмин итеп тора. Менә быел да безне күчтәнәчләре белән шатландырырга өлгерде. Инновацион технологияләр заманы булгач, компьютерлар белән эшләргә туры килә. Әмма кайвакыт әлеге «акыллы машиналарның» да көйсезләнгән, ватылган чагы була. Шулвакыт безгә «Вега» компьютер техникасын ремонтлау салоны ярдәмгә килә. Аның директоры Александр Лоскутов үтенечебезне беркайчан кире какмый, һәрвакыт булышып тора.
Хәйрия кысаларында, инвалидлар «Моя газета», «Заман сулышы», «Лениногорские вести» кебек газетларга бушлай яздырылды. Шулай ук ункөнлек дәвамында күчтәнәчләр тутырылган пакет тапшырып, чәй табыны артында очрашу үткәреп, активларга истәлекле бүләкләр бирү дә саваплы гамәлләрнең берсе.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, иң элек, ярдәм сорап инвалидлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итә. Ә аларның мөрәҗәгатьләрен үтәү, идарә итү аппаратын тоту, телефон, дәүләт салымнарын түләү өчен даими керем кирәк. Бу уңайдан, хат белән шәһәр мэры Рәгать Хөсәеновка да мөрәҗәгать иттек. Җирле хакимият үтенечебезне аяк астына салмас, безгә теләктәшлек итәр һәм мәсьәлә уңай хәл ителер, дигән өметтә яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев