Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск хуҗалыкларында быел сөтне күбрәк савалар

Районыбыз хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 июльгә хуҗалыклар тарафыннан 2 мең 470 тонна азык әзерләнгән. Бу - шартлы бер баш малга 6,1 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. "Союз"Агро", "Лениногорская" агрофирмасы" алда бара икән. "Яңгырдан соң табигать яшәрде, җыярга масса бар",...

Районыбыз хуҗалыкларында мал азыгы әзерләү дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 июльгә хуҗалыклар тарафыннан 2 мең 470 тонна азык әзерләнгән. Бу - шартлы бер баш малга 6,1 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. "Союз"Агро", "Лениногорская" агрофирмасы" алда бара икән. "Яңгырдан соң табигать яшәрде, җыярга масса бар", ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Юкса, җәй башында булганы да кояшта кибеп бетәр, дип борчылган идек. Азыкның булуын авыл хуҗалыгы идарәсе тәкъдим иткән сөт буенча мәгълүматтан да чамаларга була. Барлык хуҗалыклар да сөтне былтыргыдан яхшырак савып ала. Мәсәлән, узган ел район буенча, бер баш сыер 12,7 килограмм сөт биргән булса, быел бу сан 13,1 килограммга җиткән. Мал азыгы тиешенчә әзерләнсә, бу күрсәткеч кыш айларында да чагыштырмача яхшы булыр, дип ышаныйк.
Беренче графада - хуҗалык исемнәре, икенчесендә - 1 июль көненә бер сыердан савып алынган сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның гомуми сөт күләме (килограммнарда).
КФХ «Ганиев И.М.» 18,3 18,3 2060
«Йолдыз» җәмгыяте 17,2 13,0 1718
«Союз-Агро» җәмгыяте 17,0 15,0 2888
«Лениногорская»агрофирмасы» 17,0 13,5 26607
КФХ «Хәбибуллин Ф.З.» 16,2 16,1 2840
«Восходящая заря» җәмгыяте 16,0 11,0 3596
«Сатурн-Урал» җәмгыяте 15,6 13,9 4145
«Ленин» җәмгыяте 10,7 10,5 3055
«Маркс» җәмгыяте 9,5 9,4 2350
«Спартак» агрофирмасы» 9,5 9,4 3195
Район буенча 13,1 12,7 50288

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев