Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов – Лениногорскида

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Лениногорскига килгән иде. - Лениногорск Татарстанның көчле төбәкләренең берсе, планлаштырылганнарны үтәргә потенциалы зур, дип билгеләп үтте ул Мәдәният сараенда шәһәр һәм район активы белән очрашуда. Республиканың күп кенә өлкәләрдә ил күләмендә алдынгылыкта баруында һәр муниципалитет, һәр предприятие, һәр кешенең өлеше булуын ассызыклады....

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Лениногорскига килгән иде.


- Лениногорск Татарстанның көчле төбәкләренең берсе, планлаштырылганнарны үтәргә потенциалы зур, дип билгеләп үтте ул Мәдәният сараенда шәһәр һәм район активы белән очрашуда. Республиканың күп кенә өлкәләрдә ил күләмендә алдынгылыкта баруында һәр муниципалитет, һәр предприятие, һәр кешенең өлеше булуын ассызыклады. Тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен күп эшләнде: төрле проектлар, программалар тормышка ашырыла, киләчәктә башкарасылар да шактый әле, диде.
Очрашуга кадәр Президент шәһәрдәге берничә объектта булган иде, алар турында да фикерен әйтте:
- "РосНефтеКомплект" җәмгыяте - үзе кечкенә генә предприятие, тик нефть, нефть химиясе кебек өлкәләрдә эшләп яхшы бәя алып өлгергән. Эшчеләрнең уртача яше - 27, алар яхшы итеп өйрәтелгән,- диде. - Тотрыклы гына эшләп килә. Ә бит безнең уңышларның төп элементы нәкъ шул тотрыклылык,- диде Президент. Ул, шулай ук, 14 нче коррекция мәктәбендә капиталь ремонтны, Лениногорск җылылык челтәрләренең 21 нче модульле котельныен караган.
Очрашуда катнашучылар Республика Президентына үзләрен борчыган сораулар бирделәр. Алар фермерлык эшчәнлегенә, халык сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә кагыла.
Авыл хуҗалыгына килгәндә, Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина Президентка авыл халкы исеменнән рәхмәтен белдерде. Авылга юл салу һәм су белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә ярдәм иткән өчен.
Рөстәм Миңнеханов исә:
- Әгәр авылларыбызда кеше булмаса, без милләтебезне, телебезне югалтачакбыз,- диде. - Хәзерге вакытта авылларны күтәрү буенча күп кенә программа эшли һәм без киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез,- диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент