Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 апрельдән ташламалы ипотека ставкасы 12 процент булачак

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ташламалы ипотека буенча максималь ставканы 12 процентка җиткерү турында карарга кул куйган.

Хөкүмәткә 1 апрельгә кадәр 12 процентлы ставканы билгеләү бурычын 28 мартта Президент Владимир Путин йөкләде.

Шулай итеп, хәзер ташламалы ипотека ставкасы 12 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта торак бәясе кыйммәт булган 4 төбәк (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе) өчен кредит күләме 3 миллион сумнан – 12 миллион сумга, калган төбәкләр өчен – 6 миллион сумга җиткерелә.

Яңа шартлар 2022 елның 1 апреленнән 1 июльгә кадәр гамәлдә булачак. Калган ташламалы ипотекалар буенча шартлар үзгәрми: гаилә ипотекасы буенча – 6 процентлы, Ерак Көнчыгыш ипотекасы буенча – 6 процентлы, авыл ипотекасы буенча – 3 процентлы ставка сакланып кала.

ЧЫГАНАК

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташламалы ипотека