Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

БАВЫРНЫ САКЛАУ ӨЧЕН НИЛӘР ЭШЛӘРГӘ?

Бавыр авыртмый, чөнки анда авырту рецепторлары юк. Бавыр чирләре булганда сару кайный, косасы килә, тел, тире саргая һәм башка билгеләр күзәтелергә мөмкин. Күп вакыт авыру билгеләре сизелә башлаганда соң була. Бавырны яшьтән сакларга кирәк. 

☝ Көнгә кимендә 2 л сыеклык эчегез. Бу — морс, сок, минераль су булырга мөмкин. 

☝ Чамасын белеп, аз-азлап, гел бер вакытта ашагыз. 

☝ Көн саен ботка ашагыз. Солы, карабодай, тарыда бавыр өчен файдалы лецитин һәм углеводлар күп. 

☝ Майлы итне мөмкин кадәр чикләгез. Тавык, куян, сыер итенә өстенлек бирегез. Ысланган ризык, колбасалар белән мавыкмагыз. Ризыкны парда пешерегез. 

☝ Алкоголь — бавырның төп дошманы. 

☝ Иртән һәм кич ярты сәгатьлек күнегүләр бавыр эшчәнлеген яхшырта. Аз хәрәкәтләнү бавырга зур зыян сала. 

☝ Гигиена таләпләрен үтәгез. Пычрак кул күп чирләр, шул исәптән А гепатитына китерә ала.

vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев