Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Белгечләр Россиягә яңа автомобиль брендлары киләсен фаразлый

Россиядә 2023 елда ким дигәндә биш-җиде яңа автобренд барлыкка киләчәк

2023 елда Россия автобазарына Кытай автомобильләренең яңа брендлары, аерым алганда – Hongqi, Вьетнамның Vinfast һәм Иран автосәнәгате чыга ала.

Сораштырылган экспертларның сүзләренә сылтама белән РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Россиядә 2023 елда ким дигәндә биш-җиде яңа автобренд барлыкка киләчәк. Пәнҗешәмбе көнне Европа бизнесы ассоциациясенең автомобиль җитештерүчеләр комитеты башлыгы Алексей Калицев шул турыда әйткән.

«Производствосы Россиядә булачак ике яңа бренд булырга мөмкин, рәсми рәвештә барлыкка киләчәк берничә Кытай бренды була ала (рәсми булмаганнары күп). Бәлки рәсми рәвештә Hongqi килер. Минем фаразымча, бәлки Vinfast Вьетнам бренды булыр, ул хәтта Россиядә ОТТС сертификатын алды. Бәлки иранлылар булыр», – дип фаразлаган икенче автоэксперт Игорь Моржаретто.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X