Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер аучыны аю ботарлаган

Әлеге хәл Красноярск өлкәсендә булган. Вафат булган аучының иптәше ату тавышы ишеткәч, шул якка таба йөгергән. Килеп җитсә, аю өне янында иптәшенең ботарланган гәүдәсенә тап булган. Беренчел фаразлар буенча, аучы урманда кышкы йокыга талган аюны борчыган булырга мөмкин. Гадәттән тыш хәл якшәмбе көнне булган. Полициягә Красноярскида яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итә...

Әлеге хәл Красноярск өлкәсендә булган. Вафат булган аучының иптәше ату тавышы ишеткәч, шул якка таба йөгергән. Килеп җитсә, аю өне янында иптәшенең ботарланган гәүдәсенә тап булган.
Беренчел фаразлар буенча, аучы урманда кышкы йокыга талган аюны борчыган булырга мөмкин.
Гадәттән тыш хәл якшәмбе көнне булган. Полициягә Красноярскида яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итә һәм дустының аю корбаны булуы хакында җиткерә. Мөрәҗәгать итүченең сүзләренә караганда, ул үзенең 59 яшьлек дусты белән ауга чыга. Тайгада аларның юллары икегә аерыла. Ир-ат ату тавышы ишетә һәм шул якка таба ашыга. Иптәшенең гәүдәсеннән ерак түгел урында ярсыган аюның өнен дә күреп ала. Ә аюның үзен таба алмаганнар.
Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50715-yokyisyinnan-uyatsa%D2%A3-auchyinyi-ayu-botarlagan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медведь

2
X