Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйгебезгә Швециядә яшәүче якташларыбыз - Абзалимовлар гаиләсе кушылды (ФОТОЛАР)

Бу минем гаиләм.

Гаиләдә без өчәү. Яраткан тормыш иптәшем - Рузәл, улым - Разиль һәм мин - Гөлия. Тормыш иптәшемне мәктәптән үк беләм , ул 11 сыйныфта ,мин 10 да укыганда таныштык 2000 елны. 
2006 елда никах булды. 2010 елда улыбыз туды. 
Беренче фотода Швециядә Балтик дингезе буйлап сәяхәт итәбез. 2016 - 2017 елда Швециядә яшәргә туры килде. Иремне эше буенча җибәрделәр. Ул химия фәннәре кандидаты. Чит илдә эшләп, тәҗрибә туплый. Эшен бик ярата.
Икенче фотода быел Турку шәһәрендә Финляндиядә. Улым Турку шәһәрендә китапханәсендә. Китаплар укырга бик ярата. Беренче сыйныфны швед мәктәбендә тәмамлый. 
Үзем Лениногорск  музыка училищесында 2002 - 2006 елларда укыдым. Яраткан шөгылем җырларга бик яратам.  2006-20012 КФУның татар теле факультетын читтән торып тәмамладым. 10 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем һәм татар теле укыттым. Җәйгә туган якларга кайтабыз. Тормыш иптәшем Казаннан. Үзем Норлат районы Түбән Норлат авылыннан. 

Гөлия бик матур фотолар да җибәргән. Швеция күренешләре 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев