Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Язгы каникулда балалар белән Лениногорскида кайда барырга була?

Мәктәп укучылары язгы каникулда.

Бик озын III чирекне тәмамлап, ял итәргә туктадылар. Әлбәттә, көне буе өйдә генә утырып булмый. Әти-әниләрнең каникулда балаларын кайда да булса алып барасылары килә. Лениногорскида вакытны күңеллерәк үткәрү өчен кайда барырга була?

Лениногорск туган якны өйрәнү музее.
Музейда балалар өчен уен-дәресләр уздыралар. “Ватанны саклау”, “Халык әкиятләре”, “Халык кунакчыллыгы” (народное гостеприимство) темалары буенча уза. 

Музей сишәмбедән шимбәгә кадәр эшли. Белешмәләр өчен телефон: 8 (855) 955-05-91

Лениногорск Боз сарае.
Хәзерге вакытта иң актуаль урын бу. Чөнки урамда чана-чаңгыда яки тимераякта шуып булмый. Димәк, Боз сараена барырга. Өстәвенә, нинди матур, яңа Боз сараебыз бар.

Язгы каникулда Боз сараенда кайсы  вакытларда шуарга мөмкин? 
25, 26, 27, 28, 29 мартта  13:00  сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр һәм  17:00 -  20:00.
 30 мартта  17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр.
 31 мартта   9:00 сәгатьтән  12:00гә кадәр, 18:00 сәгатьтән  21:00 сәгатькә кадәр.

Белешмә өчен телефон : 8 855 – 95-  6-37-01

Лениногорск Нефть музее
Нефтьчеләребезнең данлыклы эшләре турында истәлекләрне  саклау урыны  -Лениногорск Нефть музеенда. 
Язгы каникул көннәрендә эшлиләр, шимбә-якшәмбе дә кабул итәләр.

Телефон: +7 (85595) 4-12-60

Шөгердәге нефть-битум заводы  музее – тарихи урын. Шандор-тауның тирән ятмаларында нинди серләр сакланганын белергә теләүчеләр музейга бара ала.
Музей Шөгердә, Завод урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан.

Телефон: 8(855)95 9-77-13.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев