Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Куак мәктәбе укучысы Сиринә Сәхапова республика бәйгесе финалына үтте

Бүген “Яңа гасыр” телеканалында “Әйдә ТНВга!” бәйгесенең финалистлары ачыкланды. Бу хакта "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Финалга чыккан алты укучы арасында Иске Куак мәктәбе укусысы Сиринә Сәхапова да бар, бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Бәйге 9 апрельдә игълан ителгән. Анда мәктәп укучылары катнаша. Җиңүчеләргә КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең максатчан гранты биреләчәк. 
“Әйдә ТНВга!” бәйгесенә беренче турга барлыгы 41 эш кабул ителгән. Аларның 28е икенче турга үтте. “Мин – кадрда” дип аталган бу турда катнашучылар видеопрезентация тәкъдим иткән. 28 кеше арасыннан 6 кеше финалга үткән.

11 май көнне финалистлар танылган татар журналистларыннан интервью алачак. “Интервью” жанрында узачак конкурска булган иҗади таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аның шәхесен ачып бирердәй сораулар бирү. Өченче тур нәтиҗәсендә 3 кеше ТНВдан КФУда бушлай белем алуга юллама отачак.

Якташыбыз Сиринәгә уңышлар телибез.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/03/163272/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев