Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Казан» ипподромында ат чабышларында Лениногорск аты беренче килде

30 августта «Казан» ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышларында

"Аргамак" призына Лениногорск районыннан  Самат Нәбиуллин аты лаек булды. «Ак Морза» кушаматлы бу атның җайдагы - Регина Зарипова.

Ярышның приз фонды - 250 мең сум, анда 9 ат катнашты.

"Безнең атлар әле бик яшь. Алар тәҗрибә җыя гына. Шуңа күрә җиңүебез белән горурланабыз. Мин 14 яшьтән бирле атта йөрү белән шөгыльләнәм. Яшь атларны өйрәткәндә егылып төшеп, имгәнгәнем дә булды. Әмма шуңа да карамастан, атларга карата мәхәббәт сүрелми. Без бөтен көчебезне дөрес якка юнәлтергә тырышабыз", - диде Регина Зарипова.

Икенче урында Әлмәт районыннан "Дунай" кушаматлы ат.  Җайдагы - Альберт Шәйхетдинов. Өченче урынны Теләчедән "Барс РТ" кушаматлы ат яулады. Җайдагы - Фирзәр Гыйниятов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев