Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә тырышыгыз

Коммуналь түләүләрне вакытында түләмәгән өчен пеня күләме ике тапкырга диярлек арта. Дәүләт Думасы шул хактагы законга үзгәрешләр керткән. Түләү срогыннан бер генә айга соңга калганнарга штраф янамый. 31 нче көннән башлап 90 көнгә кадәр пеня ставканың 300 дән бер өлеше килеш кала. Ә менә 91 көннән дә соңга калсаң, тәүлек...

Коммуналь түләүләрне вакытында түләмәгән өчен пеня күләме ике тапкырга диярлек арта. Дәүләт Думасы шул хактагы законга үзгәрешләр керткән. Түләү срогыннан бер генә айга соңга калганнарга штраф янамый. 31 нче көннән башлап 90 көнгә кадәр пеня ставканың 300 дән бер өлеше килеш кала. Ә менә 91 көннән дә соңга калсаң, тәүлек саен ставканың 130 дан бер өлеше кадәр пеня исәпләнәчәк. Бу кагыйдәләр торак милекчеләре ширкәтләренә дә кагыла.


Моннан тыш, яңа закон электр һәм җылылык челтәрләренә, нефть- һәм газүткәргечләргә үз белдеклегең белән тоташкан өчен административ җаваплылыкны да арттыра. Физик затлар өчен андый штраф 3-4 меңнән 10-15 меңгә кадәр җиткерелә. Вазифаи затлар өчен алты-сигез мең булган, хәзер 30-80 мең булачак. Юридик затлар 60-80 мең урынына 100-200 меңне чыгарып салырга тиеш булачак.

http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/11704-vakyityinda-t%D2%AFl%D3%99m%D3%99g%D3%99nn%D3%99rg%D3%99-shtraflar-arta.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: плата за квартиру квартплоата