Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бәхетсезлек очракларын булдырмаска, дип сөйләштеләр

Авыл хуҗалыгы производствода травма алу куркынычы югары булган тармак булып тора. Былтыр, мәсәлән, районыбызның ике хуҗалыгында кеше үлеменә китергән ике бәхетсезлек очрагы булган.

Хуҗалыклардагы техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә инженерлар, бухгалтерлар һәм башка җаваплы затларга сөйләделәр. Агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең Лениногорск райкомы рәисе Алмаз Мәүлетов республиканың авыл хуҗалыгы тармагында булган барлык бәхетсезлек очракларына анализ ясады. Аларның төп сәбәбе – тезхника куркынычсызлыгын, производство дисциплинасын һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү. 
Былтыр районыбыз хуҗалыкларында ике бәхетсезлек очрагы булган, икесе дә кеше үлеме белән төгәлләнгән. Алар – “Йолдыз” җәмгыяте һәм “Спартак” агрофирмасы. Берсендә зыян күргән кеше исерек булган. 
Хуҗалыкның хезмәтне саклауга тоткан акчаларын социаль иминиятләштерү аркылы активрак эшләргә тәкъдим иттеләр. “Ленин” (Федотовка) җәмгыятендә мондый тәҗрибә зур икән. 
Республика авыл хуҗалыгы минситрлыгы тарафыннан хезмәтне саклау айлыгы игълан ителгән, ул май урталарына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чорда белгечләр хуҗалыкларның шәхси саклану средстволары, аптечкалар белән тәэмин ителешен тикшерәчәк, дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шамарданов. Хезмәтне саклауга җитди карап, бәхетсезлек очракларын булдырмауларын теләде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев