Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы ветераннары үзләренең күңелләре яшь икәнен исбатлады (+ фестивальдән фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда ветераннар арасында халык иҗаты буенча “Традицияләр җебе өзелмәсен” муниципаль фестивале узды. Быелгы фестиваль Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.

Фестивальдә катнашучылар берничә номинациядә чыгыш ясады: Вокал - соло , вокаль ансамбльләр, хореография, нәфис сүз, фольклор. Әлеге фестивальдә районыбыз җирлегендә яшәүче олы буынның катнашуы да шатлыклы күренеш.

Кирлегәчнең “Ихлас” фольклор ансамбле фестивальгә татар халык җыры “Зәңгәр чиләк” җырын әзерләп килгән. Уен коралларында үзләре уйнап, җырны матур итеп башкардылар.

Мордва-Кармалканың “Пизелне” ансамбле оешуга быел ноябрь аенда 20 ел була. Ансамбль җитәкчесе Валентина Кудашова әйтүенчә, традицияләрне саклап, аларны яшьләргә дә өйрәтеп, җыр-моң белән яшиләр. “Безнең олырак буын әбиләребез мордва җырларын шундый оста итеп башкара, менә шуларны отып калырга тырышабыз”, - ди.

Сарабикколның “Нур” ансамбле фестивальдә Чулпан Зиннәтуллинаның “Без авыл кешеләре” җырын башкардылар.  Дус һәм тату коллектив һәр чарада, конкурс-бәйгеләрдә катнаша.  

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев