Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы Шөгер авылында балалар концерт куйды

Бәйрәмнәрендә әниләргә үзенчәлекле бүләк ясыйсыбыз килгән иде безнең. Әлбәттә, сине дөньяга китергән изге затларга үз кулың белән ясаган әйберләр дә, сабыйлары эчкерсез күңелдән биргән чәчәкләр дә зур куаныч. Ә безнең аналарга балаларының сәләтле икәнлекләрен сәхнәдән күрсәтәсебез килде. Менә шуңа күрә 23 ноябрьдә барлык әниләрне, әбиләрне кичке алтыга Иске Шөгер Мәдәният...

Бәйрәмнәрендә әниләргә үзенчәлекле бүләк ясыйсыбыз килгән иде безнең.


Әлбәттә, сине дөньяга китергән изге затларга үз кулың белән ясаган әйберләр дә, сабыйлары эчкерсез күңелдән биргән чәчәкләр дә зур куаныч. Ә безнең аналарга балаларының сәләтле икәнлекләрен сәхнәдән күрсәтәсебез килде. Менә шуңа күрә 23 ноябрьдә барлык әниләрне, әбиләрне кичке алтыга Иске Шөгер Мәдәният йортына чакырдык та инде...
Мәдәният йорты шыгрым тулы. Иң кадерле кешеләребез бәйрәмгә бик дәррәү, теләп килгәннәр. Ә күзләре тантанага аеруча матур бизәлгән сәхнәгә төбәлгән. Тамашачының зәңгәр экраннан, ягъни ТНВ каналыннан яшь буын катнашында оештырылган музыкаль тамашаны сокланып караганы бардыр... Безнең укучылар, укытучылар көче белән әзерләнгән концерт республика күләмендә узган мәдәни чаралардан һич калышмый!
Залдагыларның алкышлары белән әдәби-музыкаль, театральләштерелгән чыгыш II "Б" сыйныф шәкертләренең вальс биюеннән башланып китте. Ике телдә барган тамашадагы һәр яшь артистның халык алдына чыгып, музыкаль һөнәрен тәкъдим итүе үзе бер гүзәллек иде. I "А" сыйныф укучылары милли киемнәрдән биегәндә, Алинә Якупова "Мең яшә, әни!" җырын башкарганда кул чапмый түзеп була димени инде?! Ә инде I "В" сыйныф "егетләре" диңгезчеләр биюен тәкъдим иткәндә, үзеңне мәгърур хәрби корабта баргандай хис итәсең. I "Б" сыйныфында тырышып белем алучы Дамир Хәертдинов, Риана Ситдыйкова, III "Б"дан Эльвина Бигманова, IV "Б"дан Гөлинә Тәхаува Шөгер мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шагыйрь Таһир Шәмсуаровның балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгәнен тыңлагач, кабат балачак иленә сәяхәт кылгандай буласың... Әйе, нәфис сүзне җыр, бию, театральләштерелгән күренешләр алыштырды. Аерым алганда Шөгер мәктәбенең театр студиясе җитәкчесе Гөлфия Шәйдуллинага "Төлке һәм куян" күренеше өчен, төрле биюләрне шәкертләре оста башкарганы өчен белем бирү йортының хореографы Мәдинә Әхмәтова, әлеге үтемле чараны оештыруга зур көч салган Римма Сәүбановага рәхмәтебезнең иң зурысы! Шулай ук, бәйрәм кичәсен кызыклы, эчтәлекле итүгә саллы өлеш керткән, җыр-музыка белән бизәгән Әлфия һәм Илгиз Бадыйкшановларга, безнең мәктәп балаларын бик теләп кабул иткән Иске Шөгер Мәдәният йорты хезмәткәрләрен дә атап үтәсе килә. Армия тормышын яктырткан җырны башкарган Артур Васильев, җырчылар, милли көрәштә дә үрләр яулаган Айнур Минәҗев, үзенчәлекле тавышлы Айрат Гәрәев, Алмаз Борһановлардан башка истәлекле кичәбезнең бер нуры җитмәс иде.
Гомумән алганда, әниләргә багышланган музыкаль күчтәнәчләребез барысының да күңеленә хуш килеп, аналарга, чын мәгънәсендә, онытылмаслык бүләк барып ирешкәндер, дип уйлыйм. Мин тагын бер кат шуңа инандым: безнең Шөгер мәктәбе укучылары, менә шундый көчле укытучылары барында, мәгърифәттә дә, мәдәнияттә дә сынатмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев