Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шахматчыларында - алтын һәм бронза

Җәй көне беразга гына тынып калган бәйгеләр сезоны яңа көч белән башланып китте.

Узган якшәмбе көнне Лениногорск шахматчылары “Нефтьче шәһәрләр Кубогы” ярышларында сынашып кайттылар.

Бәйге нәтиҗәләре югары:  абсолют зачетта безнең шахматчы җиңүче булды.

Ярышлар Баулы шәһәрендә узды. Анда Татарстан һәм Башкортостан республикалары шәһәрләреннән җыелган 97 шахматчы катнашты. Уеннар швейцар системасы буенча 11 турда үтте.

Лениногорск шахматчылары бу ярышлардан зур уңышлар белән кайттылар. Абсолют зачетта иң күп очко җыючы Лениногорск шахматчысы  Владимир Шуваткин булды. Өченче урынны Андрей Шуваткин яулады. Хатын-кызлар арасында өченче нәтиҗәне Динара Сафиуллина күрсәтте.

Лениногорск шахматчыларының барысы да ярышларны яхшы күрсәткечләр белән төгәлләде. “Нефтьче шәһәрләр Кубогы”нда якташларыбыз Наил Сафиуллин, Николай Мукаев, Максим Пушкарев, Маргарита Соловьева, Артем Брендюрев, Лаура Гыйльмурадованың да нәтиҗәләре уңышлы гына.

фотолар: шахмат мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев