Лениногорскида 2023 елда беренче чиратта төзекләндерергә тиешле территорияне сайлауда тавыш бирү башланды
Лениногорскилылар 15 апрельдән 30 майга кадәр киләсе елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләрне билгели алачак.
Безнең шәһәрдә төзекләндерәсе территорияләр бар әле.
Узган елдагы кебек, парк-скверлар һәм яр буйларыннан тыш, “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча өстенлекле тәртиптә яңартылырга тиешле ишегаллары өчен дә тавыш бирү мөмкинлеге ачылды.
Парк-скверлар өчен gorodsreda.tatar.ru. сайтында тавыш бирергә мөмкин. Быел бу уңайдан бер яңалык бар: 14 яшьлек һәм аннан зуррак үсмерләр дә тавыш бирүдә катнаша ала. Шулай итеп, алар рәсми төстә үз фикерен белдереп, туып-үскән шәһәр-бистәләрнең уңайлырак, матуррак, заманчаракка әйләндерүдә катнашачак.
Тавыш бирү юлы: городская среда сайтына кергәннән соң сайларга дигән бүлек бар. Шунда баскач, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән парольләр белән “Пройти опрос” дигән җиргә басарга. Муниципалитетлар арасында Лениногорскны сайлыйбыз. Безнең шәһәрдә берничә объект чыга. Алар: 1. “Мәхәббәт” паркы, өченче чираты, 2.Менделеев урамы буенча буалар каскады, 3. Ленин исемендәге сквер (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр), 4. Гагарин урамы тирәсендәге скверлар һәм 5.Тукай урамындагы, ягъни Ленинградская урамыннан Гагарин урамына кадәр җәяүлеләр өчен зона. 2023 елда шушы объектларның кайсын беренче чиратта төзекләндерергә кирәклеге өчен тавыш бирергә кирәк.
Киләсе 2023 елда өстенлекле төзекләндерү өчен республиканың барлык 45 районындагы җәмәгать киңлекләрен сайлап алу мөмкинлеге булдырылган. Ләкин теге яки бу район-шәһәрдәге бер территория өчен генә тавыш бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев