Лениногорскида мобилизацияләнгән хәрби яңа туган баласын каршы алды
Шатлыклы вакыйгага кайтып җитәргә өлгерде.
Лениногорск бала тудыру йортыннан тантаналы рәвештә яңа туган сабыйны һәм аның әнисен өйләренә чыгардылар.
Бала туу – иң зур шатлык. Шушы куанычлы мизгелне уртаклашырга сабыйның әтисе махсус хәрби операция зонасыннан кайтуы – икеләтә бәхет булды.
Айгөл һәм Реналь Шарифуллиннар гаиләсендә кыз бала туды. Аңа Рамина дип исем кушканнар. Рамина 5 ноябрь көнне 3 кило 370 грамм авырлыкта дөньяга килгән.
Рамина – гаиләдә икенче бала. Аның 3 яшьлек апасы Риана бар. Ул әбисе һәм әтисе белән кечкенә сеңелесен, әнисен каршы алырга килгән. Кызларның туган көннәре дә 1 генә көн аерма белән: Риана – 6 ноябрьдә (2021 елда), ә Рамина 5 ноябрьдә туа.
Гаилә башлыгы Реналь Могътәсимович өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елның 23 октябрендә МХО зонасына китә. Хәзерге вакытта 1233нче полкта стрелок булып хезмәт итә.
«Бүген минем өчен шатлыклы көн. Кызымны каршы алырга әле менә яңа гына, иртә белән кайтып җиттем», - ди «Шрам» позывное булган хәрби. Аның кыска вакытлы ялга дүртенче мәртәбә кайтуы икән.
Ул сержант булып Херсон якларында хезмәт итә. Гуманитар ярдәмнең безнең шәһәрдән дә, шулай ук башка шәһәрләрдән дә килүен әйтте.
«Безнең янга берничә мәртәбә элеккеге район башлыгы да килеп китте. Нәрсә кирәк, шулар буенча заявка бирәбез һәм гуманитар ярдәм белән шуларны җибәрәләр. Безнең полкта лениногорскилылар, якташлар да күп. Тизрәк бу хәлләр тәмамлансын иде инде. Гаилә янына кайтасы килә. Беренче кызым мин киткәндә кечкенә булып калды. Әле үрмәләп кенә йөри иде. Ә мин ялга кайтканда ул инде чабып йөри. Аның көннән-көн үскәнен, сөйләшүләрен күрә алмадым. Менә икенче кызымның шатлыклы мизгелләрен, әти-әниле гаиләдә үсүен күрәсем килә», - ди хәрби.
Әтиләре хәрби операциядә хезмәт иткәндә, хатыны Айгөл белән кызына ике якның әти-әнисе, туганнары булыша.
Шәрифуллиннарның сөенечен уртаклашырга якыннары, туганнары һәм Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Гөлнара Вагизова килде, сабыйның бәхетле бала булып үсүен, әтисенең тиз арада өйгә кайтуын теләде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Кадрия Хәлимова котлап, кечкенә Раминаның беренче документын – бала туу турындагы таныклыкны тапшырды. Үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагеев киләчәктә гаилә тагын да ишәйсен дип бәхет-иминлек теләде һәм сабый өчен кирәк-яраклар тутырылган тартманы бүләк итте.
Без дә әлеге гаиләгә шатлыклы көннәр, әтиләренең тизрәк исән-сау кайтуын телибез.
Розалия Мостафина тексты
Рамия Гарифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев