Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче ир мошенникларга 56 мең сум күчергән

26 апрельдә Лениногорск эчке эшләр бүлеге дежур частена 46 яшьлек ир мөрәҗәгать итеп, үзен алдаулары турында әйтә.

Хәл болайрак була. 8 февральдә Интернеттан ул көймә моторы сатулары турында белдерү таба. Шалтырата, матор турында сораша, аңа сату-алу килешүе төзергә кирәклеге хакында әйтәләр. 
Тиздән ир моторны сатып алырга уйлый һәм сатучының электрон адресына үзенең паспорт мәгълүматларын җиткерә, кул куелган килешүне алып, мотор бәясен тулысынча түли. Түләү белән аңа товар-накладное җибәрергә сүз бирәләр, ул мтоторның нинди юл үтеп килеп җитүен, шуннан белеп торырга тиеш була. Тик шунда сатучы белән элемтә өзелә. 
Ир 56 мең сум акчасын күчерә, тик хәзерге көнгә кадәр товарын алмагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Уяу булыгыз, алдарлар сүзенә ышанмагыз, дип кисәтәләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев